Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Ульянково авылында купель ачылды

Районыбызда православие динен тотучылар актив эшчәнлек алып бара.

Авылларда чиркәүләр, часовнялар, купельләр төзелә. Дингә якынаючылар саны арта бара. Күптән түгел Ульянково авылы халкы өчен дә зур бәйрәм — изге чишмә янында купель ачу тантанасы булды.

Бу купельне район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, Турминскийдагы Изге Троицк чиркәве благочинные Николай Ермолаев, гаилә кыйммәтләрен саклау үзәге коммерцияле булмаган оешма җитәкчесе Надежда Ермолаева, авыл халкы катнашында зурлап ачтылар. Тантананы Ульянково авыл җирлеге башлыгы Фәридә Сундурова алып барды.

— Һәр чишмә чисталыгы, кабатланмас булуы белән аерылып тора. Безнең авылда да андый чишмә бар. Ул — изге чишмә. Халык телендә аны поп чишмәсе дип тә йөртәләр. Бер гасыр тирәсе элек барлыкка килгән бу кизләүне яхшы күңелле кешеләр чистартып, карап торган, эчәр суны да шуннан алалар. Аны кем ачуын, суын кем изгеләштерүен авыл картлары хәтерләми инде. Бу суда коену православларның яраткан йолаларының берсе булган, — диде Фәридә Абдулловна. — Авылыбызда купель төзүдә авыл җирлеге депутаты Евгения Стерякова инициатива күрсәтте. Аның тәкъдимен авыл халкы күтәреп алды. Купельне төзи башлаганчы, бу урында берничә тапкыр өмә үткәрдек, анда 200ләп кеше катнашты. Өмәдә яшьләр дә, өлкәннәр дә эшләде. Аларның барысына да олы рәхмәтемне белдерәм. Иң актив ярдәмчеләрнең дә исемнәрен әйтеп узасым килә. Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче авылыбыз кияве Алексей Каныгин «Август-Кайбыч» җәмгыятендә юл төзелешендә эшли. Җае чыккан саен шушы купель төзелешенә килде ул, янып-көеп йөрде. Һөнәре буенча инженер, авыл җирлеге депутаты булып торган пенсионер Александр Сяплин, хәзерге депутатыбыз Юрий Пулялин, авылдашларыбыз үрнәк күрсәтте. Һәр ял саен авылга ашкынган авылдашларыбыз — Чебоксардан Александр Чернов, Чаллыдан Александр Стеряковка рәхмәттән башка сүз юк.

Пенсия яшендәге тынгысыз җанлы Евгения Стерякова изге чишмәдә купель төзү уе ничек барлыкка килүе турында сөйләде. Ул пенсионерлар берлегенең райондагы җитәкчесе дә.
— Авылдагы чишмәләрнең берсендә Хачману вакытында Николай атакай Ермолаев «Авылыгыз шундый матур, купель генә юк», дип әйтеп куйган иде. Бу сүзләр күңелемә кереп калды. Шул вакыттан аны кайсы урында төзергә мөмкин булуы турында уйлана башладым. Авыл картлары сөйләгәннәрдән Изге чишмә искә төште. Әйтәләр бит, яхшы эшкә тотынсаң, Аллаһы Тәгалә ярдәменнән калдырмый дип, — диде Евгения Олеговна. — Грант яздым, әмма уңышка ирешмәдем. Беренче эш итеп, Кайбыч урман хуҗалыгы җитәкчесе Илгиз Хаффазов янына бардым. Ул җиде кубометр нарат агачы бирде. Купельнең бурасын бурадылар, калган агачтан такта ярдырдык. «Август-Кайбыч» җәмгыятендә терлекчелек комплексы төзелешендә эшләүче (исемен күрсәтмәскә кушты) чишмәгә бару юлларын чистартырга, тигезләргә техника белән ярдәм итте. Без монда шундый юл булыр дип уйламадык та. Чөнки бу җир ташландык иде. Купельнең бурасын төшергәндә, Алексей Каныгин салкын суга төште. Рәхмәт йөзеннән мин аңа кечкенә генә бүләк тә әзерләдем.
Рәмис Хәялиев тантанада катнашучыларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән котлады, төзелешкә үз өлешен кертүчеләргә олы рәхмәтен җиткерде.

— Православлар яшәгән һәр җирлекнең шундый изге урыны булырга тиеш. Хачману вакытында Кече Мәмедә, Колаңгыда, Турминскийда яшәүчеләр изгеләштерелгән суда коенды, Ульянково халкына бу эләкмәде. Хәзер сездә дә андый урын бар. Чиркәү турында да әйтеп узам. Аның нигезе бар инде. Ходай кушса, вакыты җиткәч, чиркәү дә булыр. Бердәм булып купель төзедегез. Бу — мактауга лаек күренеш, — диде Рәмис Рафисович һәм Евгения Стеряковага район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.

Купельны изгеләштерергә килгән Николай атакай да халыкка үз фикерен җиткерде.
— Рәмис Рафисович әйтеп узганча, һәр эшнең үз вакыты. Монда килгәндә миңа Чувашиядән бер кеше очрады, ул үз бригадасы белән сездә чиркәү төзелешен башларга әзер. Безнең моңа кадәр җаебыз булмады. Башта Олы Тәрбиттә, аннан соң Бәли авылында халык ярдәме белән чиркәү төзелде. Кемдер стенасын өйде, кемдер кирпеч биреп торды. Бердәмлек таулар күчерә, диләр бит. Иң мөһиме — эшне башлап җибәрергә кирәк, — диде Николай атакай.
Чыгышлардан соң, Николай атакай купельне изгеләштерде. Анда балалар да, өлкәннәр дә су коенды. Авыл халкының чиркәү турындагы хыялы да тормышка ашар әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев