Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Ульянковода батыр якташларын искә алдылар

Ульянково мәктәбендә Дан орденының тулы кавалеры Иван Субботинның 100 еллыгын билгеләп үттеләр.

Тантанада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Совет Армиясе ветераны, отставкадагы майор Илһам Хөснетдинов, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин, Германиядә совет гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр, Геройның улы Николай Субботин һәм гаиләсе, укучылар, укытучылар, яшь армия­челәр, авыл халкы катнашты.
Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгыраганнан соң, алып баручылар – Ульянково авыл җирлеге башлыгы Фәридә Сундурова, җирлекнең ветераннар Советы рәисе Нина Стерякова тантананы башлап җибәрде. Альберт Рәхмәтуллин үз чыгышында болай диде:
– Биш елга якын дәвам итеп, миллионнарның гомерен өзгән Бөек Ватан сугышы геройлары арасында Кайбыч үстергән уллар да бар. Безнең җирлектән генә дә өч Советлар Союзы Герое, Дан орденының тулы кавалерлары бар. Бүген без Иван Павлович Субботинның йөз еллыгын билгеләп үтәбез. Иван Павловичның урыны, һичшиксез, оҗмахтадыр, чөнки ул, якты киләчәгебез өчен көрәшеп, илебезне фашист илбасарларыннан саклаган. Безнең буын, яшьләр геройларны һәрвакыт зур горурлык белән искә ала, исемнәрен мәңгеләштерергә тырыша. Ульянково төп мәктәбенең яшь армиячеләр отряды да Субботин исемен йөртә.
Ул Корноуховодан Валентина Иряшованы, Валентина Захарованы, Ульянководан Валентина Субботинаны районда махсус эшләтелгән “Сугыш чоры балалары” медале белән бүләкләде. Геройның улы Николай Субботинга истәлекле бүләк, Иван Субботин исемен йөрткән яшь армиячеләр отрядына 60 мең сумлык сертификат тапшырды.
Николай Иванович әтисе турындагы истәлекләре белән уртаклашты:
– Без гаиләдә алты бала үстек. Әниебез Вера Ивановна белән әтиебез безгә яхшы тәрбия бирде. Әтиебез бик әйбәт кеше иде, тормышны, гаиләсен бик яратты. Ул Корноухово авылында 4 класс кына белем алган, шуңа карамастан, күпне белә, кулыннан килмәгән эше юк иде. Киез итекләр ямавын, кәрзиннәр үрүен бүгенгедәй хәтерлим. Ярдәм сорап килүчеләрнең берсен дә кире борып чыгармады. Куяннар да күп асрады, аларга кышка җитәрлек азык хәзерләде. Әтиебезне шулай зурлап искә алуыгыз өчен барыгызга да рәхмәт.
Волжск шәһәрендәге агач эшкәртү комбинатында Иван Субботин белән бергә эшләгән Анна Севастьянова да истәлекләре белән уртаклашты.
– Иван Павлович сугыштан яраланып кайтты. Шуңа карамастан, авылдашларга хәленнән килгәнчә ярдәм итте. Аннан соң, гаиләләре белән Волжск шәһәренә күчеп киттеләр. Бу шәһәргә баргач, мин аларның өйләрендә булдым. Ул мине үзе янына эшкә чакырды. Аның белән бер сменада эшләдек. Бик ярдәмчел, намуслы кеше иде, – диде Анна Филипповна.
Тантана яшь армиячеләр отряды чыгышы белән үрелеп барды. Алар Дан орденының тулы кавалерының биографиясе, сугышчан юлы, батырлыгы, хәрби бүләкләре турында сөйләде.
– Иван Субботин 1983 елның 30 декабрендә 61 яшендә вафат булды. Дан орденының тулы кавалерының исеме мәңгеләштерелгән. Волжск шәһәренең мәдәният паркындагы Геройлар аллеясендә аның бюсты, Олы Кайбыч авылындагы Җиңү паркында бронза барельефы, туган авылы Корноуховода мемориаль такта урнаштырылган. Герой булып тумыйлар, геройга әйләнәләр – бу сүзләр тулысынча безнең якташыбызга туры килә, – диде чара ахырында Нина Стерякова.
Мондый чаралар үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү­не максат итеп куя.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев