Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Ульянково авылында яшәүче ятимгә тантаналы төстә өр-яңа йорт ачкычы тапшырдылар

- Ятим балаларга гына түгел, әти-әни тәрбиясендә үсүчеләргә дә үз почмагын булдыру бер дә җиңел түгел. Ипотекага чиратка бассалар, бергәләшеп ничек тә түләрләр, ә менә безнең кебек ата-ана назыннан мәхрүм калганнарга ниш­ләргә? Әле ярый ятимнәрне хөкүмәт кайгырта, фатир, торак йортлар белән тәэмин итәләр. Минем шатлыгым зур. Бүген миңа менә шушы...

Яңа йортны файдалануга тапшыру тантанасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров, авыл халкы һәм башкалар катнашты.
- Нигезегез бәхетле булсын, бөтен уңайлыклары булган шушы йортта матур итеп яшәргә язсын. Ятимлек ачысын татырга туры килгән, сынаулар аша да узгансыз, әмма тормыш дәвам итә, алдагы көннәрегез гел бәхет-шатлыкларда гына узсын. Әлеге йортта һәрвакыт татулык, тынычлык хөкем итсен. Без алга таба да ятимнәрне кайгыртуны үз өстебезгә алабыз. Бу йорт өчен республикабыз Президенты Рөстәм Миңнехановка тирән рәхмәтлебез. Чөнки Татарстанда эшләп килүче социаль программаларның башында ул тора, - диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, яшь гаиләгә теләкләрен җиткереп.
Әлеге йорт заманча төзелеш материалларыннан сыйфатлы итеп төзелгән, газы, суы кергән, санузелы бар. Кошмандагы кебек челтәр, гардин, өстәл-урындыклар - бүләккә.
Яшь гаиләгә Ульянково авыл җирлеге башлыгы Фәридә Сундурова да, изге теләкләрен җиткереп, бәхетле нигездә тату тормыш теләде.
Наталья Олы Подберезье авылында Деминнарның күп балалы гаиләсендә дүртенчесе булып туган. Ләкин аларга тигез, бәхетле гаиләдә яшәү язмаган шул. 1994 елда әниләре, ә 2009 елда әтиләре дә бакыйлыкка күчә. Әнә шулай тулы ятимгә әйләнәләр. Натальяны әнисенең сеңлесе үз тәрбиясенә ала. Олы абыйлары Александр да 2003 елда үк вафат булган. Икенче абыйлары Иван Йошкар- Ола шәһәрендә гаиләсе белән яши. Апалары Елена Надеждино авылында тормышта. Наталья Ульянково авылы егете Алексей белән 2014 елда гаилә корган. Моңа кадәр күршедә Алексейның әбисе йортында яшәгәннәр. Энеләре Юрий Казанга урнашкан, абыйлары Сергейның язмышы билгеле түгел, хәбәрсез югалган.
Наталья "Дубрава" җәмгыятенең Ульянково бүлеге фермасында савымчы булып эшли, тормыш иптәше- тегермәнче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ульянково авылында яшәүче ятимгә тантаналы төстә өряңа йорт ачкычы тапшырдылар