Ульянково авыл җирлегенең ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе республика бәйгесе лауреаты булды
“Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге сәяси Советының Казанда узган утырышында «Ел лидеры – 2018» республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр.
Ульянково авыл җирлегенең ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Ни-на Стерякова әлеге бәйгенең «Иҗтимагый оешма» номинациясендә лауреат булды. Аңа лауреат дипломын Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.
– Бу бәйгедә беренче тапкыр катнаштым. Әлеге зур җиңүгә бөтен ветеран-нар оешмасы тырышлыгы белән ирештек дип саныйм. Ике еллык эшчәнле-гебез республикада иң яхшысы итеп танылуына бик шатбыз, – диде Нина Александровна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев