Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ульянково авылында яшәүче янгын сүндерүчене башкаларга үрнәк итеп куярлык

Һәр һөнәрнең үз үзенчәлеге бар.

Ульянково авылында яшәүче Юрий Пулялинның һөнәре шунысы белән аерыла: янгын очракларында ул тәүлекнең 24 сәгатендә дә объектка чыгып китәргә әзер булырга тиеш. Шуңа да телефоны кулыннан төшми дә диярлек. Хәбәр алынуга, янгын урынына оператив рәвештә чыгып китә.
Юрий Пулялин үз эшенә җаваплы каравы белән абруй казана.Быел апрель аенда илле яшен тутырган янгын сүндерүче турында гел җылы сүзләр генә ишетергә туры килә. Үзенә беркетелгән янгын сүндерү машинасы да һәрвакыт төзек. Ульянково авылында яшәсә дә, хәбәр керсә, кая чакыралар, шунда чыгып китәргә әзер.
– Безгә янгын сүндерү автомобилен 2013 елда бирделәр. Шул вакыттан бирле анда Юрий Иванович эшли. Ул ышанычлы һәм булдыклы кеше. Хәер, мондый машинага җавапсыз кешене утыртып булмый, – диде аның турында Ульянково авыл җирлеге башлыгы Фәридә Сундурова. –Эштән тәм табып эшли торганнардан ул, зарланып йөрү аңа хас түгел. Туган җирен ярата. Авылда төзекләндерү эшләре, өмәләр вакытында ярдәм итә, киңәшләрен бирә, беркайчан да кире какмый. Мәдәният йортында методист булып эшләүче тормыш иптәше Надежда белән матур яшиләр. Күршеләренә дә гел ярдәм итеп торалар. Аларны волонтерлар дип атасак та, һич ялгыш булмас.
– Юрий кайчандыр минем укучым иде. Анкеталар үткәргән вакытта аның характерында лидерлык сыйфаты барлыгын тоя идем, – дип сүзгә кушылды китапханәче Евгения Стерякова. – Әйе, мин хаклы булганмын. Аның оештыру сәләте көчле, ул кешеләрне үзе артыннан ияртә белә. Авылда аны ярдәмчел, ышанычлы булуы өчен хөрмәт итәләр дә инде.
“Оясында ни күрсә, очканында шул булыр,” –дигән мәкальдәгечә, олы тормыш юлына аяк бас¬канда, гаиләсендә алган тәрбия мәктәбе ярдәм итә. Әти-әниләре кебек, аңа да башкарган эшеңне ахырына кадәр җиткерү, җаваплылык, башкаларга ярдәм итү сыйфатлары хас. Алар балаларында туган җирне, кешеләрне ярату хисен тәрбияләгән, олыны-олы, кечене-кече итәргә, кешенекенә кызыкмаска, барысында үз кулларың белән булдырырга өйрәткән. Максатлары тормышка ашкан аларның. Хәрби диңгез флотында хезмәт итеп кайткан уллары, инде менә ничә еллар, туган җирендә берөзлексез эшли. Техниканы биш бармагыдай яхшы белә, машина, тракторны оста йөртә. Ул шофер, механизатор, управляющий да булган. Хәзер тимерче булып та эшли, янгын сүндерү машинасын да йөртә. Утыз елдан артык эшләү дәверендә үзен эшсөяр итеп таныткан.
Ир кеше үз гомерендә агач утыртырга, йорт төзергә, балалар үстерергә тиеш, диләр. Юрий Пулялин боларның барысын да үтәгән. Кызы Ольга гаиләсе белән Мәскәүдә яши. Уллары Сергей Яшел Үзән шәһәрендә машина йөртүче булып эшли. Тормыш иптәше Надежда белән бергә гаилә корып яши башлауларына да 29 ел вакыт узып киткән. Авылдагы үрнәк гаиләләр арасында алар да бар. Ишегалды тутырып мал- туар асрыйлар, бакча үстерәләр. Аларның һәр адымы авылдашларының күз алдында, ә тормыш принцплары эш белән раслана.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев