Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Ульянково төп мәктәбе укытучысы – бәйге җиңүчесе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы агымдагы елның август- октябрь айларында “Укытучы Россия сәламәтлеге – 2018” IX Бөтенроссия бәйгесенең республика этабын үткәрде.

Әлеге бәйгедә Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән, республиканың 34 муниципаль районыннан 67 педагог катнашты. 29 октябрьдә IX Бөтенроссия бәйгесенең республика этабы жюри әгъзалары җиңүчеләрне билгеләде. Анда “Һөнәри компетентлылык өчен” дип аталган махсус номинациядә районыбызның Ульянково төп мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы Алефтина Петровна Денисова җиңүче дип танылды. 
Алефтина Петровна үзе Чувашия Республикасының Яльчик районыннан. Тәтеш педагогия училищесын тәмамлагач, Корноухово башлангыч мәктәбендә укыта башлый. Ульянково мәктәбендә 2014 елдан эшли. Ул беренче категорияле укытучы, педагог- оештыручы. 2004 елда Чабаксар педагогия университетының педагогика- психология факультетын тәмамлаган. 2016-2017 еку елында педагог- оештыручыларның район бәйгесендә җиңү яулап, зона конкурсында катнашкан. 
Ульянково төп мәктәбе коллективы зур булмаса да, укытучылар да, укучылар да төрле бәйге- конкурсларда катнашып, җиңүләр яулыйлар. Мәктәп директоры узган ел республика бәйгесендә “Безнең иң яхшы директор”, укытучылар “Безнең яңа укытучы”, “Укытучы- мастер” номинацияләрендә грантлар оттылар. Аларга алдагы уку елларында да уңышлар юлдаш булсын! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев