Ульяновск каласында Кайбыч егетләре ничек хезмәт итә?
Мартның кояшлы бер көнендә без таң белән Ульяновск каласындагы хәрби частька юл тоттык. Анда безнең районнан өч егет хезмәт итә. Алар белән очрашуга, әти-әниләре, туганнары белән беррәттән, башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров, Апас һәм Кайбыч районнарының хәрби комиссары Илшат Паймурзин да баруы юкка гына түгел: безнең район бу хәрби часть...
Туган як җылысын алып килгән иң якын кешеләре, якташлар белән очрашу мизгелләрен күрсәгез иде сез! Көзге чакырылышта гына армиягә китсәләр дә, әнә бер-берсен ничек сагынышканнар! Кыр Буасы егете Дмитрий Батмановның әтисе Леонид, Хуҗа Хәсәннән Александр Максимовны күрергә туганы Зинаида Медова килгән. Ә Салтыйган егете Динар Биктаһировны бөтенләй бәхет басты: әнисе Гөлия, сеңлесе Динара янында аны солдатка озатып калган Ләйсән дә бар бит!






- Безнең икенче улыбыз армиядә хезмәт итә инде. Олысы Вадим Псков шәһәрендә һава десанты гаскәрләрендә хезмәт иткән иде, хәзер Диманың чираты җитте. Үз вакытында ата-бабаларыбыз да, үзебез дә хәрби хезмәт мәктәбе уздык, - диде Леонид Батманов.
Аңа улы Дмитрий кушылды:
- Мин армиягә киткәнче Казандагы көллияттә укып, экскаваторчы, тракторчы, эретеп ябыштыручы һөнәрләрен үзләштереп, заводта эшләдем. Һөнәрле булу армиядә дә ярдәм итә.


Башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров егетләргә район башлыгының сәламен җиткерде, аларга солдат дигән исемгә тап төшермичә хезмәт итүләрен теләде. Егетләр әлеге частька узган елның 10 декабренда килеп урнашкан. Алар хезмәт иткән частьның абруе зур, солдатларга барлык шартлар да тудырылган. Кайбыч делегациясен частьнең штаб начальнигы, подполковник Михаил Качинский боерыгы белән бишенче батальон командиры урынбасары, капитан Никита Шмулев казармалар, уку класслары, ашханә белән таныштырып йөрде. Ә беренче рота командиры, өлкән лейтенант Виктор Губанов казармада солдатларның көн тәртибе, көнкүреш шартлары, алар арасындагы үзара мөнәсәбәтләр турында сөйләде.
Казармаларда, уку классларында, ял итү бүлмәләрендә чисталык, тәртип хөкем сөрүен үзебез күрдек. Бар да хәрбиләрчә: тулы тәртип! Ашханәдә дә, без хезмәт иткәндәге кебек, ризыкны үзләре әзерләмиләр, табак-савыт та юмыйлар. Швед өстәлендәге мул ризыклардан җаннары ни тели, шуны сайлап алалар. Кичке аштан соң телевизор карыйлар, спорт белән шөгыльләнәләр, туганнарына хат яза, киемнәрен тәртипкә китерәләр. Керне дә, безнең чор солдатлары кебек, кул белән юмыйлар, һәр ротаның үз кер юу машинасы бар.
- Казанда хәрби комиссариатта частьләргә озатыр алдыннан һәр солдатка кәрәзле телефон бирделәр. Алар рота командирында саклана. Һәр атнаның якшәмбесендә төшке аштан соң, телефонны алып, әти-әни, туганнар, дуслар белән сөйләшәбез. Хатлар да язам. Беренче айларда сагындырды, хәзер ияләштек инде, - диде Динар.
Ул үзе Россия Кораллы Көчләре сафларына алынганчы физкультура институтын тәмамлаган. Яшьтән спорт белән шөгыльләнгән солдатларга хәрби хезмәт тә җиңелрәк бирелә, билгеле.
Хәрби комиссар Илшат Паймурзин әйтүенчә, әлеге часть белән алар ике елдан артык хезмәттәшлек итәләр.
- Бер очрашу - үзе бер гомер, диләр бит. Безгә улларыбыз белән очрашу мөмкинлеге тудыручыларга зур рәхмәт. Хәзер алар өчен күңелебез тыныч. Илләр генә имин булсын, - диде бу очрашуга барган ата-аналар.
Кайбыч районы һәм әлеге хәрби часть арасында үзара хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Озак вакытка исәпләнгән икеяклы элемтә булдыру, хәрби бурычын шушы частьтә узучы Кайбыч егетләрен кайгырту, шефлык итүнең мөһимлеге, Россиянең хәрби потенциалын үстерү, Россия җәмгыятенең рухи-әхлакый нигезен ныгыту, яшьләргә патриотик тәрбия бирү, аларны армия хезмәтенә әзерләү максатын күздә тота ул. Килешү буенча хәрби хезмәткәрләрнең, солдаттан кайтучыларның һәм гаиләләренең социаль хокуклары яклана, төрле ярдәм чаралары күрсәтелә. Килешү район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм хәрби часть командиры Александр Молчанов арасында төзелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев