Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

«Ун яшьлек балаларга үгез җигеп эшләү җиңел булмады», - ди Мөрәледә яшәүче сугыш чоры баласы

Картлык шатлык түгел, дисәләр дә, матур картлыгын каршылаучы, тормыштан ямь-тәм табып яшәүчеләр бик күп.

Авылыбызның хөрмәтле кешесе Тәслимә апа Әдиятова – шундыйлардан. Тормышында булган авырлыкларга бирешми ул. Һәрвакыт ишеге ачык, кергән кешене якты йөз белән каршылап, озатып кала. Олы яшьтә булуына карамастан, төп нигезне матур, чиста итеп тота.
Тәслимә апа 1933 елда Апас районының Карамасар авылында, гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга килә. Беренче сыйныфны тәмамлаган елны Бөек Ватан сугышы башлана. Өч абыйсы фронтка китә, шуларның икесе мәңгегә яу кырында ятып кала. Ул елларда бөтенесе тормыш арбасына җигелә. Тәслимә Әдиятова да дөньяны таный башлаганнан бирле хезмәттә була.
– Үгез җигеп фермага салам ташыдык,"Казанбай" чишмәсеннән су алып кайта идек. Ун яшьлек балаларга үгез җигеп эшләү җиңел булмады. Су күрсә, җигүле килеш уйнаклап шунда чаба. Төшеп җиткәч туктап кала иде тагын үзе, чана җимерелә, үгез туарыла, – дип, үткәннәрне искә алды авылымның ак әбисе. – Әле дә курыкмаган, батыр булган безнең буын. Олылар акыллы киңәшләрен бирә. Халык бер-берсенә ярдәмчел иде, беркайчан да авыр минутларда ташламадылар. Без олылар киңәшен тыңлап эшкә өйрәндек. Шуңа күрә һәр нәрсәнең, хезмәтнең җаен белеп үстек. Барган җиребездә дә сынатмадык.
Җиденче классны тәмамлагач, әтисе Буага медицина көллиятенә укырга керергә өнди. Әмма Тәслимә апаның савымчы буласы килә. Бер ел сарык фермасында эшләгәннән соң, 15 яшеннән тугыз ел сыер сава. Унике сыердан унике баш исән бозау алсаң, һәр елны премия итеп өч айлык бозау биргәннәр.
– Иптәшләрем Горькийга, Шатурга, тимер юлга эшкә китәләр дә, матур киенеп кайталар. Әти гел, син аларның чәчәкле күлмәкләренә кызыкма, кызым, алар су белән ипи генә ашап тора, авылда яшәсәң, ач булмассың, дип әйтә килде. 1957 елда Мөрәлегә килеп булып төштем. Сәлим генә иртәрәк китте шул. Өч кыз, бер егет үстердек. Механизаторлар бригадиры булып эшләде. Ирем эшен җиренә җиткереп башкарды. Бик чиста-пөхтә, тәртип ярата торган кеше булды ул, – дип сөйләвен дәвам итте Тәслимә апа. – Бер эштән дә курыкмадым, төрлесен башкарырга туры килде. Әйе, миңа 89 яшь. Бу – минем өчен зур сан. Аның һәр елы истә. Алар барлык тормыш-көнкүрешемне һәм үткән юлларымны үз эченә алган. Быел авыл Сабан туенда, иң өлкән тамашачы буларак, бүләкле дә булдым. Бүләккә күзем төшкән саен, сөенеп куям. Хуҗалыкта тавыклар тотам. Башка вак-төяк эшләр белән көнем үтә.
Балалары акыллы, тәрбияле, хезмәт сөеп, тырыш булып үсә Әдиятовларның. Туган нигезләренә эзне суытмыйлар. Үзегез үстергән балаларыгызның җылы карашын тоеп, ягымлы сүзләрен ишетеп, изге гамәлләрен күреп шатлыкта яшәргә насыйп булсын сезгә, Тәслимә апа! Көн саен иртән торып, үз аякларыбызда җиргә басабыз. Шушы бәхеттән Аллаһ аермасын, илдә тынычлык булсын. Тапкан малларның бәрәкәтен бирсен, сугыш чоры балаларының авыр тормышын берәүгә дә күрсәтмәсен Раббым!

Мәдинә САЛАВИЕВА,
Мөрәле авылы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев