Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Уңганлыгы бакчасыннан күренә

Җир эшен яратам- ди Рузалия Нәбиуллина.

Игенченең тырышлыгы кырларыннан күренә, дигәндәй, йорт хуҗаларының уңганлыгын бакчасы әйтеп тора. Нәбиуллиннарның ишегалдына атлап кергәч, күңелгә шундый уй килде. Районда үткәрелүче хәрби-патриотик чараларның барысында да диярлек катнашучы Хәбир абыйны күпләр белә, газетада фотоларда еш чыга ул. Федоровскоега баргач, тормыш иптәше Рузалия апа белән дә танышып кайттык.

Нәбиуллиннарның капкасын ачуга, чәчәкләр дөньясына чумдык. Без килгәндә дә Рузалия апа бакчада эшләп йөри иде. «Бу нинди чәчәк?», «Монысы ничек дип атала?» дип, бер-бер артлы биргән сорауларыбызга, шаяртып, "Исемнәрен дә, фамилияләрен дә белмим, ләкин яратып үстерәм үзләрен!"— дип җавап бирде. "Өйдәге эш шулкадәр генә, бакчада казыну миңа чиксез рәхәтлек бирә. Әйдәгез әле, кыярдан авыз итегез!«— дип, Рузалия Нәбиуллина теплицаларына дәште. Күбебез, җәй салкын килде, кыяр ныклап үсеп китә алмый әле, дип зарланганда, Нәбиуллиннарныкы күптән өлгергән икән инде. «Беренче июньнән бирле ашыйбыз инде. Иртә-кич күп итеп су сибәм, шуның белән бетте-китте! Ябарга ашыкмыйм әле, күршеләремне сыйлыйм, үзебез ашыйбыз, балаларга күчтәнәч итеп бирәм», — дип дәвам итте уңган хуҗабикә.

Мөрәле авылындагы фермага йөреп эшләп, лаеклы ялга чыккан ул. Хәбир абый электрик булган, мөрәҗәгать итүчеләр булса, әле дә бара икән. 1996 елдан бирле Федоровскоеда яшиләр, Ульяновскидан күченеп кайтканнар. Рузалия апа Чувашиянең Комсомол районы Урмай авылыннан.

Хәбир абый белән алар авылына — Апаска Иске Энәлегә кунакка баргач таныша. Бер ай гына очрашып йөриләр дә, өйләнешәләр. «Мине каенанам алдырды, киленем дә, кызым да булырсың, дип, Хәбир абыегызга кияүгә чыгарга күндерде. Дөрес эшләгән дип уйлыйм, Аллага шөкер, гаилә коруыбызга 45 ел булды. Менә шулай яшәп ятабыз», — диде Рузалия апа, безне озатканда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев