Урман сөючеләр һәм аны кадерләп үстерүчеләр
«Колхоз бригадасы» газетасы табигать темасына зур урын биргән
Әлеге мәкаләдә яктыртылган кайбер фактлар Кайбыч халкы өчен моңарчы таныш булмагандыр. 1960 елда нәшер ителгән «Колхоз бригадасы» газетасының 17 июль санында дөнья күргән «Урман сөючеләр һәм аны кадерләп үстерүчеләр» дип исемләнгән мәкаләне сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәбез.
Безнең якташыбыз шагыйрь Гали Хуҗиевның «Кайбыч урманнары» дигән шигыре үзенә бер төрле поэтик гимн булып яңгырый. Шагыйрь күп урыннарда булган, мәһабәт урманнар күргән. Ләкин аңа Кайбыч урманнары барысыннан да якынрак тоела:
Туган ягым —
Кайбыч урманнары
Очсыз-кырыйсыз калын урманнар...
Биеклектән алар, болытсыман
Яшелләнеп әллә кайлардан күренәләр.
Һәм син күпме генә еракларга китмә алардан,
Онытылмыйлар.
Колак төпләрендә
Шаулап тора язгы имәннәр;
Гүя алар тәүге бөредән үк
Күкрәгеңә тамыр җәйгәннәр.
Туган ягым — Кайбыч урманнары,
Һәр агачы бәскә төренгән.
Корыч пычкы җыры
Күтәрелә урман түреннән.
Менә ул урман, үзенең язмышы белән горурланып, кешеләр алдында мәһабәт төстә басып тора.
Бу урманнарның тарихы ерак­ларга китә. XVIII гасыр башында ук 1712 ел Указы белән Петр I «Урманны корабль һәм башка диңгез суднолары төзү өчен сакларга!» — дип боергач та, әдәбиятта «Казанның таулы имәнлекләре» дип йөртелгән урманнар корабль төзүчеләрнең игътибарын үзләренә тартканнар. Шуңа күрә алар кисү өчен тыелган, корабль төзү өчен генә билгеләнгән урманнар составына кергәннәр. Әле бүгенге көнгә кадәр Кайбыч урманында «Лашман юлы» дип аталган бик киң юл саклана. Аның буенча борынгы заманнарда лашманнар (урманда корабль төзү материаллары хәзерләүче дәүләт крестьяннары) уклау кебек туры имән агачларын Зөягә тартып китергәннәр. Аннары Зөядән агачларны Иделгә агызганнар.
Кайбыч урман хуҗалыгының карт эшчесе Кәрим ага Булатов Кайбыч урманнарының язмышы турында бик кызыклы һәм тәэсирләндерерлек итеп сөйли. Корабль төзү өчен билгеләнгән имән урманнарын сакларга дип, Петр махсус укчылар, ә аларны тикшерү өчен моряклар җибәргән.
Революциягә кадәр Кайбыч урманнарындагы имән чит илләргә хәрби әйберләр хәзерләү өчен җибәрелгән. Сембер (элеккеге Сембер губернасы, хәзерге Ульяновск өлкәсе) сукно җитештерүчеләре бу урманнардан үзләренең сукно фабрикалары өчен диаметры кимендә 1 метр булган юан-юан имәнннәр алып киткәннәр. Кайбыч урманнарының күптәнге истәлекләре өлкән буын кешеләренең легендаларында саклана. Ә Кәрим ага Булатов сүзләренә караганда, биредә юанлыгы 2-3 колачлык имән-пәһлеваннар очрый. Русак урманчылыгы территориясендә 500 яшьлек имән әле дә саклана.
Кайбыч урман хуҗалыгы мәйданы ягыннан Татарстан АССР урман хуҗалыклары арасында 22 нче урынны (барлыгы алар респуб­ликада 28) алып тора. Әмма урманнарда югары җитештерүчәнлекле имәнлекләр күп булганлыктан, алар кыйммәте ягыннан респуб­ликада имән урманнары арасында беренче урыннарның берсен алып тора. Урманда дардар агачы да үсә. Ул безнең шартларда гаять кыйммәтле һәм сирәк очрый торган токым. Хуҗалыкта гаять зур әһәмиятле булган Кайбыч урман хуҗалыгы кыйммәтле урманнар категориясенә кертелгән. Аларда кисү өчен ныклы режим урнаштырылган. Бу исә урманнарны саклау, яхшырту һәм аларны үрнәк төскә кертүне тәэмин итә.
...Урман хуҗалыгы директоры иптәш Ш. Ш. Шәрәфетдинов үзе турында бик саран сөйли. Ул урман хуҗалыгында 20 елдан артык эшли инде. Башта гади урманчы, бераздан лесничий ярдәмчесе, аннары лесничий булган. 1948 елдан бирле берөзлексез Кайбыч урман хуҗалыгы директоры.
Өч лесничество — Күгәй, Русак һәм Бәрлебашы — 30 урманчы һәм бик күп башка эшчеләр иптәш Шәрәфетдинов җитәкчелегендә урман саклыйлар, аны тиешле тәртиптә тоталар.
Урманчылар арасына үз эшләрен чын-чынлап яратып, күңел биреп башкаручылар күп. М. Измайлов, Ф. Газизов, Н. Бәдрет­динов,­ бертуганнар Вазыйх һәм Вәгыйз Нурулиннар һәм башкалар. Күптән түгел пенсиягә чыккан урман эшчесе Федор Михайлович Блинов үзенең эш дәверендә бик күп агачлар утыртты. Аның җитәкчелегендә «Гигант» колхозының комлы участокларында 200 гектар мәйданда нарат урманчыклары үсеп чыкты.
Теләсә кайсы урман хуҗалыгында да урман үстерү, аны торгызу иң әһәмиятле бурычларның берсе. Бу — урман эшчеләренең иң изге максаты да. Киләчәк буынга яңа урманнар, еракларга сузылган яшел массивлар утыртып калдыру мактаулы эш түгелмени бу! Алар бу урманнардан файдаланырлар, матурлыгына сокланырлар.
Урман торгызу һәм үстерү буенча Кайбыч урман хуҗалыгы территориясендә дә шактый эшләр башкарыла. Яңа утырткан урман культураларының йөз процент үсешен тәэмин итү өчен, урман хуҗалыгы работниклары урман утыртуда, аны эшкәртүдә һәм үсентеләрне карап үстерүдә төрле ысуллар кулланалар. Урман хуҗалыгында агачларны утырту һәм эшкәртү өчен эшчеләрдән махсус звенолар төзелгән. Алар арасында урман утырту эше белән күп еллар шөгыльләнгән, шуңа күрә безнең шартларда үстерелә торган культураларның үзенчәлекләрен бик яхшы белгән кешеләр бар. Мәсәлән, урман хуҗалыгында берничә еллар эшләп тәҗрибә туплаган А. Михайлова звеносы (Бәрлебашы урмачылыгы) үзенең участогында урман культураларының йөз процент үсешенә иреште.
Бөек Ватан сугышыннан соң ук урман хуҗалыгы эшчеләре безнең як урманнарында бик кыйммәтле токым — карагай агачын үстерергә карар иттеләр. Хәзер Шамил ага Шәрәфетдинов үзенең иң яраткан участогын зур горурлану белән күрсәтә. Анда 1947 елда ук утыртылган төз һәм матур карагай агачлары үсә. Урман хуҗалыгы поселыгыннан ерак та түгел 92 гектар мәйданны биләп торалар алар.
— Урманны бер дә кызганмыйча кисәбез, әрәм итәбез, — ди Шамил ага. Аның тавышында үзенә дә, тагын әллә кемнәргә карата үпкә сизелә. — Әгәр дә без урманнан утын яки төзү материаллары җибәрмәсәк, без урман эшчеләре, турында бик аз кеше генә белер иде.
Чыннан да, бу сүзләрдә хаклык бар. Урманны яратырга, алай гына түгел үстерергә , сакларга кирәк.
Аз сүзле, сабыр матрос. Диңгездә сөйләшмәскә өйрәнеп бетәсең, ди. Урманчылар да шундый холыклы. Табигать белән сүзсез дә аңлашып була.
Табигать күренешләренә карап уйланам. Табигатьтә фикер бар! Бу очрашу миндә дә фикер уята. Яшәеш, матурлыкның меңнәрчә еллык тәҗрибәсе, камил төзелеше җаныңа аваздаш фәлсәфә тудыра.
Нарат күркәләре сибелгән, ылыс түшәлгән хуш исле яр буена утырып аланны күзәтәм. Берьюлы иңләп карыйм, агачтан агачка, яшел чирәмгә, чәчәкләргә күчеп-күчеп тә карыйм. Матурлыкны күзгә-күңелгә җыеп каласы килә. Кышлыкка. Гомерлеккә!
Шәүкәт Галиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев