Урсак урманчылыгында яшәүче Айрат Әдиятуллин «Татарстанның атказанган урманчысы» дигән мактаулы исемне горур йөртә
Урсак урманчылыгында яшәүче Әдиятуллинар гаиләсендә күптән түгел шатлыклы вакыйга булды. Гаилә башлыгы Айрат Гомәр улына «Татарстанның атказанган урманчысы” дигән мактаулы исем бирелде. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалаган әлеге исемгә ул күпьеллык фидакарь хезмәте өчен лаек булган.
Әдиятуллиннарның шатлыгын мин дә уртаклашырга булдым һәм табигатьнең асыл фасылында урманчылыкка юл тоттым. Күпер булып яткан сары-кызыл яфракларга сокланып карый-карый, юлымны җәяү генә дәвам иттем. Нинди матурлык, көзге урман. Өзелеп төшәм бит, мин генә калдым, дигәндәй, агачлардан соңгы яфраклар коела. Бит-йөзләремә куна, кайдадыр чыпчыклар чыркылдый. Урман кышка әзерләнә.Табигатьнең нәкъ шул чорын, шул фасылын яратам мин. Урман сихри көчкә ия ул. Әллә шуңа Әдиятуллиннар һәм берничә гаилә шушы урманчылыкта яши микән? Урсак урманчылыгы элек гөрләп торган, йөздән артык кеше яшәгән, ә хәзер нибары 24 кеше исәпләнә. Такта ярдыру хезмәте дә (пилорама) читтән килүчеләргә арендага бирелгән. Нишлисең, һәр нәрсәнең чиге бар. Кеше мәңгелеккә килми. Урманчыларның күбесе, олыгаеп, мәңгелек йортка күчкән.
Әдиятуллиннарның йорт җире төзек, каралты-кура кирпечтән төзелгән. Йорт эче заманча, бар да үз урынында. Хуҗабикә Рушания белән күптәнге танышлар булсак та, байтактан аралашмаган идек. Якты йөзле ханым белән бик җылы күрештек. Гомерен шушы урманчылыкта үткәргән тормыш иптәше Айрат, Лубян урман техникумын тәмамлап, монда юллама белән килгән. Мәхәббәт юллары, ике йөрәкне бәйләп, парлы иткән.
Минем әтием дә урманчы иде. Безнең гаилә Кече Кайбычтан күченеп килгән. Һәр гаилә торак йорт белән тәэмин ителгән. Мин үзем хисапчы булып эшләдем. Айрат белән кайтып та кермәдек, эш күп иде. Элек юллар да юк, Федоровскоега отчетлар бирергә дә, эш белән дә йөрдек. Балаларны әни үстерде, үз әнием. Балалар бакчасы Кошманда, йөртергә ерак бит. Менә шулай гомер узып китте. Илле ел бергә яшибез. Айрат тумышы белән күрше Яшел Үзән районының Мамадыш Әкил авылыннан. Туганнары күп, еш күрешәбез, кунакларга йөрешәбез. Айратка кияүгә яратып чыктым. Ул килгәндә клуб мөдире булып эшли идем, шунда таныштык һәм аерылмадык та. Дүрт бала үстердек. Ике кызыбыз да Кошман авылында кияүдә. Улларыбыз да урманчылар. Биш оныгыбыз үсә. Бүгенге көндә икебез дә лаеклы ялда. Дөньябыз җитеш", — дип куанып сөйләде Рушания ханым.
Табигатьне сөймәгән кеше урманда эшли алмый
Әдиятуллиннар абзар тутырып мал-туар асрый. Гаилә башлыгы Айрат, пенсиядә булса да, урман эчендә кайнап яши, хезмәтен дәвам итә. Үстерү-утырту посадкасын әллә ничә кат әйләнеп карап кайта. Мин килгәндә дә шунда эш белән мәшгуль иде, озакламый төшке ялга кайтты да, әңгәмә кордык.
Нәселебез белән урманчылар бит без. Шуңа күрә мине дә урман үзенә тарткандыр инде. Әти белән еш урманга бара идем. Ул озак еллар Күгәй урманчылыгында урманчы булып эшләде. Тәлгать абый шул урманчылыкта мастер иде. Энекәшем Марат та урманчы. Кыскасы, барыбыз да шул өлкәдә хезмәт куйдык.
Монда килгәч, остазым — җитәкчебез Илгиз Хаффазовтан зур тәҗрибә тупладым. Аның белән киңәшләшеп эшләдек. Кыенлыклар да күп булгандыр инде. Коронавирус авыруы безне дә урап узмады, анысын да кичердек. Исән калганга куанып яшәп ятыш инде. Монда яшәгәннәрнең күбесе олыгаеп бакыйлыкка күчте. Буыннар алышынып тора, яшь гаиләләр килми, барысын да шәһәр, район җирлеге кызыксындыра. Безнең урынга кемнәр килер, анысын Аллаһ кына белүче. Бәлки берәр эшмәкәр килеп урнашып, эшчеләр туплап, урманчылыкны кабат җанландырып җибәрер, кем белә? — дип сүзен төгәлләде әңгәмәдәшем.
Кайбыч урман хуҗалыгын 62 ел җитәкләүче Россиянең һәм Татарстанның беренче класслы атказанган урманчысы Илгиз Хаффазов белән дә элемтәгә кереп, урман хуҗалыгының бүгенге торышы турында сөйләштек.
Эшче кулларга кытлык кичерәбез, яшьләр килсәләр дә, бер ай гына эшлиләр дә, китү ягын карыйлар. Урман эше — авыр хезмәт, түземлелек сорый, шуңа чыдам түгел алар, — диде ул. — Соңгы ун елда урманнарыбызда янгын очраклары күзәтелгәне юк. Меңәрләгән гектар урманнар янгын аркасында харап була бит, бик аяныч хәл. Әдиятуллиннар — гаиләләре белән урманчылар, алар чып-чын урман кешеләре. Табигатьне сөймәгән кеше урманда эшли алмый ул. Айрат та, Рушания дә хезмәтләрен яратып башкарды. Аларга рәхмәттән башка сүз юк. Айратка атказанган исемен күптән бирергә тиеш идек инде. Сау яшәсеннәр. Мактауга лаек шундый хезмәткәрләребез күбрәк булса иде.
Җитәкче сүзенә өстәп шуны әйтәсе килә, шауласыннар әле урманнар. Табигатебез зарар күрмәсен. Безне ашатучы да, киендерүче дә шул ук урман байлыгы бит. Озакка сузылган Бөек Ватан сугышы чорында да халыкны ач үлемнән йолкып калды ул...
Күңелебез йомшарып китсә дә, кара эчле кешеләр юлда очраса да, табигатькә чыгабыз. Ул безнең күңелләрне дәвалаучы да, сихәт бирүче дә.
Зөһрә Фәизова,
Кошман
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев