Узган атнада Кече Кайбыч авылы мәчетендә узган җомга намазында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да катнашты
Авыл имамы Алмаз хәзрәт Гайнуллин Мәүлид ае, Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне уңаеннан вәгазьләр сөйләде.
Аннан соң бергәләп җомга намазында сафландылар. Альберт Рәхмәтуллин мәчеткә җыелучыларны бәйрәм белән котлады.
— Мөхтәрәм дин кардәшләр! Барыгызны да Мәүлид ае белән котлыйм. Авылыгыз мәчетендә халыкка дини белем бирү буенча максатчан эш алып барыла. Мәрхүм Мәгъзүм хәзрәт Тимершин да дини тәрбиягә үз өлешен кертеп калдырды, урыны җәннәттә булсын. Хәзер авылдашыгыз Алмаз Гайнуллин аның эшен уңышлы дәвам итә. Быел да мәчеттә зур эшләр башкарылган. Аллаһ йортына ярдәм иткән авыл халкына рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Алдагы елларда да мәчетегез халыкка хезмәт итәр дип ышанып калам, — диде Альберт Илгизәрович.
Алмаз Гайнуллин әйтеп узганча, быел мәчеттә халык, иганәчеләр ярдәме белән ремонт эшләре алып барылган.
— Кыш көне мәчеттә салкынча була иде. Шуңа күрә котельныйны ремонтладык, җылыту системасын, идәннәрне алыштырдык, тәхарәтханә эшләнде. Тышкы яктан нигезне җылыттык. Киләчәктә дә авыл халкы белән уртак фикердә булып, үзара ярдәмләшеп яшәрбез, — диде Алмаз хәзрәт.
Алга таба очрашу мул итеп әзерләнгән бәйрәм табыны артында дәвам итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев