Узган атнада район Советының чираттагы 46 нчы утырышы узды
ТР Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов, авыл җирлекләре депутатлары, бүлек мөдирләре, оешмалар җитәкчеләре, мәктәп директорлары, хуҗалыклар, агрофирмалар җитәкчеләре катнашында узган бу утырышны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин алып барды.
Бу өченче чакырылыштагы соңгы утырыш иде. Район башлыгы депутатлар корпусына нәтиҗәле хезмәтләре өчен тирән рәхмәтен белдерде һәм алга таба да Кайбыч районын үстерү максатын тотып эшләячәкләренә ышануын әйтте. Утырышның көн тәртибе “Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы турында”гы декретка кул куюга 100 ел узуга багышланган иде. Бу хакта район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев чыгыш ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев