Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

“Ватаным Татарстан” газетасы Кайбыч районында

Татарстанның иң баллы районы дип Кайбычны атарга булыр иде.

Бал аның исеменә үк ябышкан. Татар теленең зур диалектологик сүзлегендә “Кайбыч” сүзенең килеп чыгышы умартачылык сүзе белән бәйләнештә дип аңлатыла. Кайбычлылар, исемнәренә тугры булып, бүген дә күпләп умар¬та тоталар. Район¬ның икенче үзенчәлеге – ул республикадагы иң яшь районнарның берсе. Кайбыч Апас районыннан 1991 елда, илдәге вәзгыятьнең иң катлаулы чорында аерылып чыга. Бик теләп, сорап алалар кайбычлылар бу карарны. Районның туган көне дә иң зур бәйрәм Кайбычта. “Иң перспективалы һәм актив үсеп килүче район¬нар-ның берсе бүген Кайбыч. Аның тарихы – Татарстанның яңа тарихы ул”, – дигән иде Рөстәм Миңнеханов район¬ның 25 еллык юбилее уңаен-нан. Кайбыч районы башлыгы Альберт РӘХМӘТУЛЛИН белән очра-шуда авыл тормышы турында сөйләштек. 

– Альберт Илгизәрович, моннан өч ел элек Кайбыч районы тугызынчы сыйныф укучыларын читкә җибәр¬мәү иници-ативасы белән чыккан иде. Бу эш нәтиҗәле булдымы, дәвам итәме? 

– Авыл җирлекләрендә балалар санының елдан-ел кимүе – безнең өчен генә түгел, һәр район өчен проб¬лема. Шуның арка-сында мәктәпләр ябыла. Мәктәбе ябыла, фермасы бетә икән, бу авылның киләчәге дә юк дигән сүз. Без бүгенге көнгә хәтле райондагы бер генә мәктәпне дә япмадык. Мәк¬тәпләрнең материаль-тех¬ник базасы да бик нык, автобуслар бар, туклану сый-фатлы, укытучылар составы көчле. Ничә бала укуга карамастан, мәктәптә белем алу өчен бер төрле шартлар тудырылырга тиеш. Әйткәнемчә, укучылар саны болай да күп түгел, инде бердәм дәүләт имтиханнарыннан куркып, тугызынчы сыйныфтан соң китүче¬ләр дә шактый. Унынчы сыйныфка 150 баланың 80-90ы гына кала. Аптырагач, районның мәгариф бүлеге җитәкчесе белән бөтен мәк¬тәпләр¬не йөреп, әти-әни¬ләр һәм балалар белән очрашып, сөйләшеп чыгарга булдык. Мәктәп программасын уртача гына булса да үзләш¬тереп барган бала өчен имтиханнарны тапшыру алай ук катлаулы димәс идем, һич югы “өчле”гә бирергә була. Очрашуларда шул турыда сөйләштек. Районга да бел¬геч¬ләр кирәк, теләге булганнарга унберенче сыйныфтан соң уку йортларына керергә ярдәм итәрбез дип тә вәгъдә бирдек. Югары уку йортларында укучы якташлары да, үзләренең киңәш-ләрен биреп, имтиханнардан курыкмаска өндәделәр. Боларның файдасы булды дип уйлыйм, тугызынчы сыйныфтан соң китәм дигән 30-40 бала унынчы сыйныфка калды. Быел менә өченче ел инде әлеге эш дәвам итә. Бөтен баланы алып калып булмаса да, без үзебездән торганны эшләргә тиеш. Әлбәттә, каршы чыгучылар да булмады түгел. Андыйлар да кирәк. Комфорт зона-сыннан чыгу өчен каршы фикер кирәк бит. Гел әйбәт, яхшы дип кенә торсалар, үсеш булмый, каршылыклы фикер¬ләр – алга китү өчен дә этәр¬геч. Әле менә “Соңгы кың¬гырау” бәйрәмендә быелгы унберенчеләргә карап тордым, алар инде – җиткән егет һәм кызлар. Тугыздан соң алар әле бала гына иде. Әти-әниләр өчен дә баланың зур тормышка җитлегеп аяк басуы яхшырак, мин моны әти буларак та әйтәм. Яшьләрне авылда калдыру, кайтару темасын дә¬вам итеп, тагын шуны әй¬тә¬сем килә: авыл хуҗалы¬гы белгечләре әзерли торган югары уку йортларында укучы һәркем “целевой” программа буенча укырга тиеш. Укып бетергәч, авылга кайтсын, үз белгечлеге буенча эшләсен. Юкса югары уку йорты тәмамлаган 100 кеше¬нең 10ы гына авылга кайта. 

– Авыл халкының төп табыш чыганагы – терлек тоту, сөт сату. Кайбыч районында терлек тотучылар күпме? 

– Шәхси секторда бүгенге көндә 4854 баш мөгез¬ле эре терлек бар, шу¬лар¬ның 1943 башы – савым сыерлары. Халык сыер тотсын дип субсидияләр бирелә. Шул ук вакытта сөтнең тот¬рыклы бәясе генә юк, кыш айларында күтәрелә, җәйгә тагын төшә. “Югары” дип әйткәнебез дә тиешле югарылыкта түгел. Әлеге сорауны хәл итү республика җи¬тәкчелегеннән генә дә, авыл хуҗалыгы министрыннан гына да тормый. Алар аны бик уңай гына хәл итеп куярлар иде. Безнең районда шәх¬си хуҗалыклар-дан сөт¬не җиде-сигез төркем җыя. Алар кечкенә авылга да, кайда юлсызлык, кайда 4-5 сыер – барысына да баралар. Үзләренә бер литрдан 1 сум – 1 сум 50 тиен акча кала торгандыр. Чыгымнарын да санасак, үзләренә дигән өлеш бөтенләй аз. Без алар белән гел элемтәдә, кем ничә сумга җыя, ничә сумга тапшыра – хәбәр¬лә¬шеп торабыз. Районда зур хуҗалыклар юк, югыйсә, әй-дәгез, шәхси ху¬җалыклардан да сөтне сез¬нең аша гына тапшырыйк, дияр идек. Күпләп тапшырганда бәяне дә югарырак тотарга була. Республикада инвесторлар булмаган районнарда әлеге тәҗрибәне кулланалар. Без¬нең район¬ның авыл хуҗа¬лыгы тарма-гында төп инвестор – “Ак Барс”, кызганыч, бүген ком¬паниянең тотрыклылыгы юк, ул үзе дә ай саен тутырып хезмәт хакы бирә алмый. Без шәхси сек¬тор¬ның сөт акчасы белән дә килеп керсәк, бу бөтенләй әкәмәт булачак. Сыер асрау, терлек тоту өчен бөтен гаилә белән тырышырга кирәк. Әле без¬нең авыл халкы үз хезмәтен бөтенләй санамый. Авыл җир¬легендәге кешене җи¬тәрлек дәрәҗәдә яклау җит¬ми. Сүз дә юк, авылда социаль яктан бөтен мөмкинлек¬ләр тудырылган, ләкин тормыш итәр өчен керем чыганагы да кирәк. Авыл булмадымы – ил юк. Аның үзенең теле, гореф-гадәте, кәсебе бар, сүзләр белән генә аңлатып бетереп булмый торган җаны бар. Күбесен инде югалта да барабыз. Элек авыл баласы кечке¬нә¬дән эшләп үсә иде. Хәзер мәк¬тәпкә,бала-лар бакчасына да бөтен кеше балаларын машинада китерә. Хезмәт күреп, чыныгып үсми балалар. 

– Авылны яратканыгыз һәр сүзегездән сизелә, Альберт Илгизәрович. Балачактан атлар да яраткансыз дип сөй-лиләр... 

– Әйе, бик яраттым. Ат турында сәгатьләр буе сөйләшә алам. Ат белән фанатлар гына шөгыльләнергә тиеш дип уйлыйм. Кеше үзенең туганын, балаларын ничек ярата, атны шулай ярат¬ма¬саң булмый. Мин ат өстендә үстем. Сабан¬туй¬лар¬да чабыш-ларда катнашып, бе¬ренчелекләрне дә алдым, 4 класстан көтү көт¬тем. Уку елы тәмамланганчы, зоотехник белән сөйлә¬шеп, ышандырып, аның җавабын алып куя идем. Үзең өчен атны да сай¬лыйсың, март аеннан башлап аны үзеңә иялән¬дереп, ашатып йөри башлыйсың. Ат бөтен кешегә дә эләкми әле ул, синең атың булды икән, син – зур кеше. Үзем¬нең ун яшьтән чабышларда катнашкан атым да бар иде. Ул 33 яшенә җитеп, үз үлеме белән үлде, без аны күмеп, әлеге урынны рә¬шәткәләп, истәлек такта-сы да куйдык. Аның ише атлар бик сирәк. Бөтен нәр¬сәне аңлый, кеше акыллары бар иде үзендә. Сабантуй җитәр алдыннан ашамый, чабышка барырга ашкынып тора. Хәзер дә йортта ат тотабыз, аны улым карый. Балалар кечкенәрәк вакытта җи¬геп, утыртып та йөртә идем, соңгы елларда вакыт җитеп бетми. Ат кеше сәламәтле¬генә дә уңай йогынты ясый. Безнең әтигә – 87 яшь, бүген аның сау-сәламәт булуын аттан һәм умартачылык бе¬лән шө¬гыль¬ләнүдән күрәм. Сарыклар да тотабыз, әти әле сарык көтүенә дә үзе чыга, үзе шулай тели. Умарталарны да улым белән әти бергә карыйлар, мин кайчакта булышам гына. Безнең бабайлар гомер буе умартачылыкта эшләгәннәр, бу безнең нәселдән килә. Бү¬ген инде, күп дигәндә, ун баш кына тотабыз. Кай-бычта умартачылык киң таралган. Читтән җирләр алып, ояларны авылдан читтә тотучылар да бар. Шулай да бик киң колач алып эшләү¬челәр бар дип әйтә алмыйм. Бал һәр¬вакыт кыйммәт йөр¬гән, күп кеше аны дәва өчен, сә¬ла¬мәтлек өчен ала. Кемдер шикәр комы, тагын нәр¬сәдер кушып, балның сыйфатына хилафлык китерә икән, бу кешенең эше алга бармаска мөмкин. Ялган бал белән чын балны аерып булмый диярлек, сатып алучыга сый¬фатлы бал сату – намус эше. Һәр эшең уңыш¬лы барсын өчен ке¬шеләрне яратырга кирәк. 

 

Зөлфия ХӘЛИУЛЛИНА, 
«Ватаным Татарстан» газетасы (16+) 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев