ВЕТЕРАННАРГА ЯКТАШЛАРЫ РӘХМӘТЕ
Апрель ахрына кадәр теләгән һәркем почта элемтәсе бүлегенә барып, Бөек Ватан сугышы ветеранына котлау открыткасы яза ала.
Безгә тыныч көннәр бүләк иткән сугыш ветераннарына рәхмәт белдерергә теләүчеләр открыткага үзләренең иң җылы теләкләрен язып калдыра. Анда аерым бер ветеранның исемен, адресын күрсәтмәсәң дә була. Котлау открыткаларын салу өчен почта бүлекләренә махсус тартмалар куелган. Почта хезмәткәрләре аларны Президентларның Бөек Җиңү көне уңаеннан җибәргән котлау хатлары белән бергә тапшырачак. "Якташлар рәхмәте" дигән акция Россия күләмендә өченче елын үткәрелә. 2012 елда ул 25 төбәктә уза һәм ветераннарга 300 меңнән артык котлау открыткасы җибәрелә. Узган ел акция бөтен ил күләмендә үтә һәм ул Россиядәге иң яхшы социаль проектларның берсе булып табыла. "Якташлар рәхмәте" акциясендә былтыр йөзләрчә мең ватандашыбыз катнаша, хат ташучылар Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәренә ярты миллионнан артык котлау хаты тапшыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев