Ветеринария хезмәткәрләре көне белән!
31 августта Россиядә Ветеринария хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.
Бу бәйрәм 2014 елдан бирле үткәрелә. Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин әлеге һөнәр ияләренә котлау сүзләрен ирештерде:
Хөрмәтле ветеринария хезмәткәрләре, бу тармакта эшләп чыккан хезмәт ветераннары! Сезне район Советы, башкарма комитет һәм шәхсән үз исемемнән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Терлекләрне дәвалау, халык иминлеген тәэмин итү, райондагы эпизоотик хәл, азык-төлекнең сыйфаты өчен җавап тотучылар һәм шул юнәлештә хезмәт итүчеләр, төрле йогышлы авыруларга юл куймас өчен профилактик эшчәнлек белән шөгыльләнүчеләр — болар барысы да ветеринария хезмәткәрләре. Районыбызның авыл хуҗалыгы тармагын үстерүдә һәм ныгытуда өлешегез гаять зур. Сез шәхси хуҗалыкларга да хезмәт күрсәтәсез. Ветеринария хезмәткәрләре участок ветеринария пунктларында, фермаларда катлаулы да, җаваплы да эшләр белән мәшгуль. Хезмәтегез җаваплы, аңа һәрвакыт ихтыяҗ булачак. Үз-үзләрен аямыйча, җаваплы хезмәт башкаручыларның барысына да уңышлар, гаиләләрендә иминлек һәм рухи күтәренкелек телим. Бәхетле һәм сау-сәламәт булыгыз, тормышыгызда һәм хезмәтегездә һәрдаим уңышлар насыйп булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев