Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Ветеринария хезмәткәрләре көне белән!

31 августта Россиядә Ветеринария хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.

Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин әлеге һөнәр ияләренә котлау сүзләрен ирештерде:

— Хөрмәтле ветеринария хезмәткәрләре, бу тармакта эшләп чыккан хезмәт ветераннары! Барыгызны район Советы, башкарма комитет исеменнән чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлап, ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, бәхет-шатлык һәм яңа хезмәт үрләренә ирешүегезне телим. Сез республикабыз авыл хуҗалыгының терлекчелек тармагындагы иң әһәмиятле урынны алып торучы ветеринария хезмәтен башкарасыз. Хезмәтегез гаять авыр, шул вакытта иң кирәкле һәм иң җаваплы. Райондагы малларның сакланышы, йогышлы авыруларга каршы торучанлыгы сезнең һөнәри осталыгыгыз, тырышлыгыгыз бәрабәренә тәэмин ителә.
Алга таба халык өчен, авыл өчен бик тә кирәкле хезмәтегездә уңышлар юлдаш булсын. Һәммәгезгә саулык-сәламәтлек, гаиләләрегезгә татулык, бөтенлек, йортларыгызга иминлек, бәрәкәт, рух ныклыгы насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев