Виталий ТИМОФЕЕВ, Иске Тәрбит авыл җирлеге башлыгы:”Троица бәйрәме белән!”
“Иске Тәрбит авыл җирлегендә һәм тирә-күрше авылларда яшәүче карендәшләремне бик кадерле бәйрәмебез – Троица уңаеннан кайнар котлыйм.
Бу атнаның якшәмбесендә бөтен дөньяда православие динен тотучылар якты һәм күркәм бәйрәмнәребезнең берсе – Троица бәйрәмен билгеләп үтә. Ул гадәттә, табигатьнең яшәрү чорына туры килә. Авылларда гомер итүче керәшен-карендәшләребез бәйрәмгә ныклап әзерләнә. Бу көнне авылыбызга төрле шәһәрләрдә, район, авылларда яшәүче якташларыбыз да кайта. Алар, зиратка барып, инде арадан киткән әби-бабаларын, ата-аналарын, туганна-рын, дусларын искә ала. Әлеге якты бәйрәм күңелләребезгә шатлык өстәсен, гаиләләребезгә бәхет китерсен, илләр-көннәр тыныч булсын!”
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев