Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Хәбәрсез югалган Кече Кайбыч солдатының 83 елдан соң кайда һәлак булуы ачыкланды

Бөек Ватан сугышы тәмамлануның 80 еллыгын каршыларга җыенсак та, туганнарының кайда, ничек һәлак булуын, кайда җирләнүен хәзергә кадәр белмәүчеләр күп әле. Якыннарның хәбәрсез югалуы турындагы кара кәгазьне еллар дәвамында саклыйлар.

Күптән түгел матбугатта, телевидениедә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыевның Брест шәһәрендә җирле татарлар белән Петр Гаврилов каберенә чәчәкләр салуы, Белорусияне фашист илбасарларыннан азат итүнең 80 еллыгына багышланган парадта катнашуы хакындагы хәбәр дөнья күргән иде. Бу хактагы сюжетны телевидениедән дә күрергә насыйп булды.

— Брест шәһәр комитетына, Советына крепостьне саклауда башын салган Татарстан солдатларының исемнәрен мәңгеләштерүдә башкарган эшләре өчен тирән рәхмәтемне белдерәсем килә. Алга таба без, элмә тактага исемнәре кергән солдатларның гаиләләрен табып, бирегә алып килеп күрсәтәчәкбез. Алар үзләренең туганнарының кайда һәлак булганын, кайда җирләнгәнен белергә тиеш. Хәзер инде, шул элмә такта янына килеп, чәчәкләр салырга, аларның батырлыгы алдында баш ияргә мөмкин, — диде Васил Шәйхразыев, элмә тактаны ачканда.

РФ Оборона министрлыгының Үзәк архивындагы язмаларга караганда, 1941 елның июнь-август айларында Брест крепостен саклауның беренче көннәрендә Татарстанда туып-үскән татарлар да һәлак булган.

Аларның исемнәре түбәндәгечә:

1. Биккулов Сәлим Габдрахман улы, 1919 елда Чирмешән районының Кармыш авылында туган.

2. Бикмөхәммәтов Хаҗи Бикмөхәммәт улы, 1907 елда Балык Бистәсе районының Түбән Тегермәнлек авылында туган.

3. Габдрахманов Миңнемөхәммәт Габдрахман улы, 1918 елда Менделеевск шәһәрендә туган.

4. Гәрәев Галимҗан Гәрәй улы, 1923 елда Нурлат районының Биккол авылында туган.

5. Гарифуллин Газизулла, 1910 елда Кайбыч районының Кече Кайбыч авылында туган.

6. Гыйниятуллин Нурмөхәммәт Гыйниятулла улы, 1918 елда Яшел Үзән районының Чирүчи авылында туган.

7. Заһидуллин Нурулла Заһидулла улы, 1921 елда Арча районының Әтнә авылында туган, НКВДның 17 нче чик буе отряды чик сакчысы,

8.07.41 елда һәлак булган.

8. Ибраһимов Миңнемулла Ибраһим улы, 1919 елда Кукмара районының Мәмәшир авылында туган.

9. Кәбиров Шакир, 1919 елда Апас районының Карамасар авылында туган.

10. Мифтахов Әбрар Мифтахетдин улы, 1921елда Әтнә районының Олы Мәңгәр авылында туган.

11. Садыйков Абдул Фатыйх улы, 1913 елда Кама Тамагы районының Кече Салтыйк авылында туган, Кама Тамагы РВК тарафыннан мобилизацияләнгән, лейтенант, 74 УНС 18 төзелеш идарәсеең техник-төзүчесе.

Әсирлеккә эләккәннәрнең иң танылганы — Булатов Фуат Зыятдин улы була. Ул 1913 елда Башкортстанның Стәрлетамак районындагы Мәләүшә авылында туган. 1940 елда Ялта шәһәреннән мобилизацияләнгән.

Игътибар итсәгез, исемлектә якташыбыз Газизулла Гарифуллин да телгә алынган. Ул Олы Кайбыч авылында яшәүче Рифат Гарифуллинның бабасы булып чыкты.

— Безгә бабабыз Газизулланың сугышта хәбәрсез югалган дигән мәгълүмат кына килеп ирешкән. Аның кайда, ничек һәлак булуы турында хәрби комиссариатлардан сораштырсак та, озак еллар буена бу хакта берни дә белмәдек, — диде Рифат Гарифуллин. — Әбиебез Хәтфикамал аны гомере буе көтеп яшәде. Ләкин, бернинди хәбәр ишетмичә, вафат булды. Бабабыз сугышка киткәнче уллары Әсхәдулла, Кәрибулла, Сәлимулла туган булган. Дүртенче уллары Әүхәдулла, бабай сугышка киткәч дөньяга килгән. Бабабызның хәбәрсез югалуына 83 ел вакыт узгач, аның турында хәбәр алу безнең өчен көтелмәгән вакыйга булды. Аның «Брест» крепостендә дошманга каршы торуы, илебез азатлыгы өчен һәлак булуы — нәселебез өчен зур горурлык

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев