Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Халыкара инвалидлар көне уңаеннан ярыш узды

“Салават күпере” спорт-сәламәтләндерү комплексында Халыкара инвалидлар көне уңаеннан мөмкинлекләре чикле кешеләр катнашында ярыш узды. Анда авыл җирлекләре, Федоровскоедагы Картлар һәм ининвалидлар интернат йорты командалары катнашты.

Алар шашка, шахмат, дартс һәм пневматик винтовкадан ату буенча көч сынашты. Нәтиҗәдә, Колаңгы авыл җирлеге командасы җиңүгә иреште. Борындаклылар - икенче, интернат- йорты командасы өченче урында. Спортчылар арасында иң оста чыгыш ясаучы – Борындыктан Фаил ага Хөснетдинов булды. Ул ике алтын, ике бронза медаль яулады. Хатын-кызлардан Наталия Развалова (Колаңгы) ике алтын медаль алды.
Шәхси беренчелектә, командалар арасында җиңүчеләргә дипломнар, медальләр һәм истәлекле бүләкләрне район башлыгы рынбасары Рәмис Хәялиев тапшырды. Бассейн җитәкчелеге ярышларда катнашучылар өчен чәй табыны әзерләгән иде.
Бу хакта тулырак газетаның киләсе саннарында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев