Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Хәрби бурычын Ватаннан читтә үтәгән хөрмәтле солдатлар, Әфганстандагы сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучылар!

Фәнис Зәйнуллин, «Татарстан Республикасы хәрби хәрәкәтләр ветераннарының координацион Советы» төбәк иҗтимагый оешмасының Кайбыч районындагы бүлеге рәисе:

— Хәрби бурычын Ватаннан читтә үтәгән хөрмәтле солдатлар, Әфганстандагы сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучылар!

Бу дата безнең йөрәкләрдә мәңгегә батырлык, антка тугрылык һәм хәрби намус символы булып калсын. Сугыш кешеләр язмышы, аларның йөрәкләре аша уза, онытылмас эз калдыра. Без бу кораллы каршылыкларда туганнарын һәм якыннарын, ирләрен һәм балаларын, ышанычлы дусларын һәм иптәшләрен югалткан кешеләрнең югалту кайгысын уртаклашабыз. 

Ватан өчен һәлак булганнарны искә алабыз, әйләнеп кайтканнарга хөрмәт һәм дан!

«Кайнар нокталар» утын узган күп кенә сугышчы-интернационалистлар һәм ветераннар элеккечә сафта. Алар район яшьләренә патриотик­ тәрбия бирүгә зур өлеш кертә, Россия армиясенең, хәрби хезмәтнең абруен күтәрә. Махсус хәрби операциядә хезмәт итүче якташларыбызга да гуманитар ярдәм күрсәтү эшен алып барабыз. 

Бу истәлекле көндә барыгызга да тыныч күк йөзе, йортларда җылылык һәм уңайлылык, бәхет һәм иминлек телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев