Хәрби махсус операция зонасына үзләре теләп китәләр
Кайбычта мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылучыларның икенче төркемен озаттылар.
Алар арасында повестка көтеп тормыйча, хәрби хезмәткә үз теләкләре белән китүчеләр дә булды. Шундый кыю егетләрнең берсе – Кошман авылыннан Рөстәм Сәлахов, икенчесе – Кушкүл авылында туып- үскән Дмитрий Радионов иде.
Алар икесе дә армия сафларында хезмәт итеп кайткан. Мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакыру башлангач, Ватанны сакларга үз теләкләре белән барырга теләкләрен белдергәннәр. Кайбыч үзенең батыр йөрәкле уллары белән лаеклы рәвештә горурлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев