Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре!
-
Фәнил Баһаветдинов, Татарстан Республикасының VII чакырылыш Дәүләт Советы депутаты, «Цеолиты Поволжья» Сәүдә йорты" җәмгыятенең генераль директоры:
Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре! Сез — илебезне туендыручылар! Агросәнәгать комплексы — республика икътисады нигезенең берсе. Бүген дә, һәрвакыттагыча, республиканың, районның динамик үсеше, халыкның иминлеге авыл хуҗалыгындагы уңышларга бәйле. Авыл кешеләренең югары профессиональлеге, аларның фидакарьлеге һәм сайлаган эшкә бирелгәнлеге ихтирамга һәм хөрмәткә лаек. Сез үз эшегезгә чын күңелдән бирелгәнсез, көндәлек армый-талмый хезмәтегез, энтузиазм, бурыч хисе һәм туган җиргә бетмәс-төкәнмәс мәхәббәтегез сокландыра. Үз тәҗрибәсен һәм белемен яшь буынга тапшыручы тармак ветераннарына аерым рәхмәт. Бәйрәм көнендә барыгызга да ныклы сәламәтлек, оптимизм, күңел көрлеге, район һәм республика иминлеге өчен нәтиҗәле эшегездә уңышлар телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев