Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре!
-
Радик Камалетдинов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы:
Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре! Мөхтәрәм аграр тармак ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән котлыйм. Кыенлыклар белән исәпләшмичә, үз эшен намус белән башкарган, табыннарыбызда азык-төлек муллыгын тәэмин итү өчен тырышкан тәҗрибәле игенчеләребез, механизаторларыбыз, терлекчеләребез, гомумән, күпкырлы авыл хуҗалыгының тырыш хезмәтчәннәре белән чын мәгънәсендә горурланабыз.
Безнең Кайбыч районында авыл хуҗалыгы үсешенә зур игътибар бирелә. Эш башлаучы фермерларга ярдәм итү программалары эшли.
Сезгә һәм гаиләләрегезгә, туганнарыгызга, якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, бәхет, күтәренке рух һәм яңа хезмәт җиңүләре телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев