Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре! Аграр тармакның мөхтәрәм ветераннары!
-
Александр Иванов, «Август-Кайбыч» җәмгыяте генераль директоры:
Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре! Аграр тармакның мөхтәрәм ветераннары! Сезне якынлашып килүче һөнәри бәйрәмебез уңаеннан ихлас күңелдән котлыйм. Көз җиткәч, без кырларда һәм терлекчелек фермаларындагы эшчәнлеккә йомгак ясыйбыз, авыл хуҗалыгы алдынгыларына рәхмәт белдерәбез. Нинди генә өлкәдә булса да, терлекчелекме ул, игенчелекме, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре фидакарь хезмәт итә. Безнең хезмәт нәтиҗәсе республикабыз, район үсешенә зур өлеш кертә. Басуларда эшләгән игенчеләребезнең ару-талуны белмичә башкарган хезмәте, һичшиксез, мактауга һәм хөрмәткә лаек. Табыннарыбызны ризыклы итүче, ил куәтен арттыруга ихлас көчен бирүче авыл эшчәннәре! Катлаулы, әмма бик мөһим һәм җаваплы хезмәтебездә уңышлар, ныклы сәламәтлек, яхшы кәеф, гаилә бәхете һәм иминлек юлдаш булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев