Хөрмәтле дин кардәшләр, райондашлар!
-
Александр Иванов, «Август-Кайбыч» җәмгыяте генераль директоры:
— Хөрмәтле кайбычлылар! Бу мөкатдәс көннәрдә мөселманнар ихлас догада булды, Аллаһ Тәгалә кушканнарны катгый үтәп, тыйганнардан тыелып, игелекле, миһербанлы гамәлләр кылдылар. Әлеге изге айда ураза тоткан һәр кеше игелекле гамәлләр кылырга, ятимнәргә, ялгыз һәм авыру кешеләргә ярдәм итәргә тырыша, күңеленә һәм җанына рухи пакьлану ала. Изге Рамазан аенда җаны һәм тәне пакъләнгән, дингә ихлас күңелдән бирелгән, яхшы уй-ният тоткан, шәфкатьле эшләр башкарган кешеләрнең, әҗер-савабы буларак, гөнаһлары ярлыканыр, аларга рухи камилләшү юллары ачылыр.
Ураза гаетендә һәрберебезнең күңеле иман нуры, мәрхәмәт һәм мәхәббәт хисләре белән тулып торсын. Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, сәламәтлек һәм иминлек телим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев