Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Хөрмәтле Кайбыч районы хатын-кызлары!

Хәзерге заманда хатын-кызның роле тормышта да, гаиләдә дә гаять әһәмиятле.

Фәнил Баһаветдинов, Татарстан Республикасының VI чакырылыш Дәүләт Советы депутаты, «Цеолиты Поволжья» Сәүдә йорты" җәмгыятенең генераль директоры:

Хөрмәтле Кайбыч районы хатын-кызлары! Хәзерге заманда хатын-кызның роле тормышта да, гаиләдә дә гаять әһәмиятле. Алар авыл хуҗалыгында, мәгариф, мәдәният, сәнәгать һәм башка өлкәләрдә актив хезмәт куя. Эшмәкәрлек белән шөгыльләнәләр, җирле үзидарә органнарында, хакимият структураларында эшлиләр. Безнең уртак бурычыбыз — аларга рухи яктан һәм һөнәри үсештә ярдәм итү.
Без күп балалы әниләргә, ятим балалар алып тәрбияләүче гаиләләргә, үзләрен шушы бөек вазифага багышлаган барлык хатын-кызларга ихластан рәхмәтлебез. Ана телебезгә, мәдәниятебезгә һәм милли традицияләребезгә мәхәббәт гаиләдә тәрбияләнә. Шушы күркәм гадәтләргә өйрәтүне гаиләдә әниләрдән, хатын-кызлардан да остарак башкаручы юк.
Бәйрәм көнегездә барыгызга да тынычлык, мәхәббәт һәм муллык, бәхет телим. Һәрвакыт елмаеп яшәгез, бәхет-шатлыклар һәр көнегезне язгы кояш кебек якты итсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев