Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Хөрмәтле өлкәннәребез!

Җәмгыятебездә дә хуҗалык үсешенә зур өлеш керткән пенсионерлар бик күп.

Александр Иванов, «Август-Кайбыч» җәмгыятенең генераль директоры:
— Хөрмәтле өлкәннәребез! Халыкара өлкәннәр көне алдыннан тырышлыклары һәм сабырлыклары өчен тирән рәхмәт хисләрен, аларны ни дәрәҗәдә олылавыбызны белдерү максаты белән ихтирамга лаеклы буын вәкилләренә, әти-әниләребезгә, остазларыбызга мөрәҗәгать итәбез. Җәмгыятебездә дә хуҗалык үсешенә зур өлеш керткән пенсионерлар бик күп. Без сезнең эздән барабыз, ирешкән казанышларыгызны югалтмаска тырышабыз һәм аларны тагын да арттыру өчен мөмкин булганның барысын да эшлибез. Сез, лаеклы тормыш юлы үтеп, зур тәҗрибә, зирәклек тупладыгыз. Нәкъ менә сезнең тырыш хезмәтегез белән районыбызның милли байлыгы булдырыла. Сезнең көч һәм энергиягез, актив гражданлык позициягез һәм кешелеклегегез киләчәк буыннар өчен якты үрнәк булып тора. Һәммәгезгә дә корычтый нык сәламәтлек, изгелекләр, туганнарыгыз кайгыртуында исән-имин яшәвегезне телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев