Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Хөрмәтле православие динен тотучы райондашларыбыз!

Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллиның Качману бәйрәме белән котлавы:

— Хөрмәтле православие динен тотучы райондашларыбыз! Качману — ул бөек христиан бәйрәме, рухи яңаруны һәм иң яхшы кешелек сыйфатларын: шәфкатьлелек, үзара аңлашу һәм кичерүне чагылдыра. Элек-электән бу көн кешенең илаһи рәхмәткә кушылу көне, җан һәм тән сафлану бәйрәме булып саналган. Православие нигезендә ятучы игелек, тынычлык һәм бер-береңнең динен хөрмәт итү, милләтенә һәм тоткан диненә бәйсез төстә, районыбызның һәр кешесендә яклау табар дип ышанам.

Әлеге зур бәйрәм белән иң ихлас котлауларны кабул итегез! Бу көн дин тотучыларга тирә-ягыбыздагы дөньяга яңача карау, аның чисталыгына ышану һәм йөрәкләребезгә игелек кабул итү өчен бирелгән. Бәйрәм белән, якты һәм саф Качману бәйрәме белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев