Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Хөрмәтле райондашлар, җәмгыятебез уңганнары!

Барыгызны да иң якты, ямьле бәйрәм белән тәбрик итәм.

Александр Иванов, «Август- Кайбыч» җәмгыятенең генераль директоры: 

— Хөрмәтле райондашлар, җәмгыятебез уңганнары! Барыгызны да иң якты, ямьле бәйрәм белән тәбрик итәм. Сабан туен җәмгыятебез хезмәтчәннәре күтәренке кәеф белән каршы ала. Чөнки авыл хуҗалыгында ирешкән уңышларыбыз күңелләргә бәйрәм рухы өсти. Игенчеләр, бар тырышлыкларын, эш тәҗрибәсен бергә туплап, намус белән эшләде, быелгы уңышка ныклы нигез салды. Икмәк — байлыгыбыз, һәр йортның муллык билгесе ул. Ә өстәлләребездә икмәк булса, өйләребез дә ямьле, илебез көчле, имин булыр. Ямьле җәйләребезне күңелле үткәрик, киләчәк көннәргә көч-куәт туплап, басу-кырларыбызда мул уңыш үстерик. Халкыбызның йөзек кашы булган бу ямьле бәйрәм барыбызга да яңа көч-куәт һәм киләчәк көннәргә ышаныч китерсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев