Хөрмәтле укучылар, ата-аналар һәм педагоглар!
Белем көне белән!
Фәнил Баһаветдинов, Татарстан Республикасының VI чакырылыш Дәүләт Советы депутаты, «Цеолиты Поволжья» Сәүдә йорты" җәмгыятенең генераль директоры:
— Хөрмәтле укучылар, ата-аналар һәм педагоглар! Сезне Белем көне һәм яңа уку елы башлану уңаеннан кайнар котлыйм! Әлеге бәйрәм — уку елыңдагы иң тантаналы һәм дулкынландыргыч бәйрәмнәрнең берсе. Ул барлык буыннарга да кадерле, чөнки яңа ачышлар һәм мөмкинлекләр дөньясына ишек ача. Бу көн турындагы якты хатирәләр безне гомер буе җылыта, игелекле эшләргә рухландыра, тормышның авыр минутларында ярдәм итә. Беренче сыйныф укучылары өчен тәүге кыңгырау чыңлый. Чыгарылыш класс укучылары өчен һөнәр һәм киләчәк тормыш юлын сайлауда мөһим булган ел башлана. Бу уку елы кызыклы вакыйгаларга һәм иҗади табышларга бай, ә мәктәп тормышы эчтәлекле һәм кызыклы булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев