Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Хөрмәтле укучылар, мөгаллимнәр, ветеран укытучылар, әти-әниләрне ихлас күңелдән Белем көне белән котлыйм

-

Александр Иванов, «Август-Кайбыч» җәмгыятенең генераль директоры: 

Хөрмәтле укучылар, мөгаллимнәр, ветеран укытучылар, әти-әниләрне ихлас күңелдән Белем көне белән котлыйм.
Яңа уку елын һәр балалы гаилә зур әзерлек белән көтеп ала. Белем бәйрәме — мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керүче нәниләр, чыгарылыш сыйныф укучылары, педагоглар өчен дә дулкынландыргыч көн. Алар белем иле дигән яңа чорга аяк баса. Алда яңа казанышларга һәм җиңүләргә илтүче юлда күп эшләр көтә. Бары тик киеренке хезмәт, тырышлык белән генә куелган максатларга һәм уңышларга ирешергә мөмкин, чөнки нәкъ менә акыллы, иҗади шәхесләргә туган илнең, республиканың, районның киләчәген төзергә туры киләчәк.
Цифрлы технологияләр, икътисадның фән сыйдырышлы тармаклары, тормышның барлык өлкәләрендәге инновацияләр өзлексез өйрәнүне һәм һөнәри күнекмәләрне даими камилләштерүне таләп итә.
Укучыларга белем үзләштерүдә чын күңелдән уңышлар, ә укытучыларга һәм ата-аналарга — сабырлык, бетмәс-төкәнмәс энергия телим! Яңа уку елы һәркемгә яңа уңышлар алып килсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев