Хөрмәтле укытучылар, ветеран-педагоглар, ата-аналар, укучылар!
-
Белем көне уңаеннан район Советы, башкарма комитет һәм шәхсән үз исемемнән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:
Хөрмәтле укытучылар, ветеран-педагоглар, ата-аналар, укучылар! 2 сентябрь – Белем дөньясына яңа сәяхәт башы, бу беренче кыңгырау һәм дулкынлану, чәчәкләр һәм ак бантларның күплеге һәм, әлбәттә, традицион тынычлык дәресләре. Мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергәннәр өчен бу аеруча да көтеп алынган көн булса, өлкәннәр өчен дә кадерле, якын ул. Балачак, үсмер чакның иң якты хатирәләре мәктәп еллары белән бәйле. Хөрмәтле мәгариф хезмәткәрләре! Сезгә көндәлек тырыш хезмәтегез, һөнәри осталык һәм җиңел булмаган укытучы эшенә бирелгәнлегегез өчен рәхмәтемне җиткерәм. Алга таба да зирәклегегез, тәҗрибәгез, талантыгызга таянып, яшь буынны укыту һәм тәрбияләүдә барысын да эшләрсез дип ышанам. Барлык укучыларга белем нигезләрен тырышып, кызыксынып үзләштерүләрен телим. Иң матур кеше – белемгә омтылган кеше. Шуңа күрә һәрчак белемле булыйк, белемгә омтылыйк! Быел беренче мәртәбә парта артына утыручылар тырышып укысын, бетмәс-төкәнмәс белем хәзинәләрен ачсын.
Кадерле әти-әниләр, сезгә сабырлык, нык сәламәтлек, иминлек һәм балалар белән матур мөнәсәбәтләр телим.
Быелгы уку елы һәркайсыбызга бары тик яхшы хис-кичерешләр, зур уңышлар, яхшы кәеф һәм шатлык алып килсен, иҗади ачышлар һәм җиңүләр елы булсын. Белем бәйрәме белән! Хәерле сәгатьтә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев