Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Хөрмәтле ветераннар, кадерле өлкәннәребез!

Өлкәннәр көне белән!

Фәнил Баһаветдинов, Татарстан Республикасының VII чакырылыш Дәүләт Советы депутаты, «Цеолиты Поволжья» Сәүдә йорты" җәмгыятенең генераль директоры:

— Хөрмәтле ветераннар, кадерле өлкәннәребез! Календарьда үз урынын алган әлеге бәйрәм аша без әби-бабаларыбызга, тыйнак һәм фидакарь хезмәт ияләренә ихтирам һәм рәхмәтләребезне белдерәбез. Сез, киләчәк буыннарның тынычлыгын кайгыртып, күпмилләтле Ватаныбызның иминлеге һәм чәчәк атуы хакына күп еллар буена армый-талмый хезмәт иттегез, авыр тормыш юлы уздыгыз, сугыш елларының кыенлыкларын үз иңнәрегездә кичердегез. 
Гражданлык җаваплылыгы һәм ватанпәрвәрлек, оптимизм һәм тормыш тәҗрибәсе, түземлелек һәм ныклык, милләткә тугрылык һәм туган җиребезне ярату кебек сыйфатлар сезнең барыгызга да хас. Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, бәхетле тормыш телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев