Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Хөрмәтле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре!

-

Александр Иванов, «Август-Кайбыч» җәмгыяте генераль директоры:

Хөрмәтле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре! Сезне Бөек Җиңү бәйрәме белән чын күңелемнән кайнар котлыйм. Бәйрәмнәр арасында Җиңү көне аеруча изге һәм кадерле. Арабызда бу сугышның кайгылы җиле кагылмаган гаилә сирәктер. Җиңү көне — уртак хәтер көне. Геройларыбызны онытмау, һәлак булганнарны данга күмү, исәннәр турында кайгырту, аларга игътибарны арттыру — безнең бурыч. Бөек Ватан сугышының утлы еллары бездән елдан-ел ерагая бара. Әмма вакыт ул дәһшәтле вакыйгалар, ватандашларыбызның чиксез батырлыгы турындагы хатирәләребезне күңелләрдән җуеп ала алмый. Сугыш елларында туган җиребездәге басу-кырларда көнне-төнгә ялгап эшләгән тыл ветераннарына зур рәхмәт. Без бала чаклары сугышлы һәм сагышлы булган, ачлык һәм ялангачлык белән үткән өлкән буын кешеләренә дә эчкерсез рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез. Киләчәк буыннар өчен сез бетмәс-төкәнмәс батырлык, сабырлык, ватанпәрвәрлек үрнәге булып торасыз. Барыгызны да ихлас күңелдән бәйрәм белән тәбрик итәм! Тормышларыбыз имин, көннәребез якты, күңелләр һәрчак шат булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев