Хөрмәтле хәрби хезмәт ветераннары, уллары армия сафларында хезмәт итүчеләрнең якыннары, ир-егетләребез!
Бу хәрби дан бәйрәме барыбыз өчен дә онытылмаслык кыйммәткә ия, һәркемне патриотлыкка һәм намуслылыкка рухландыра.
Фәнил Баһаветдинов, Татарстан Республикасының VII чакырылыш Дәүләт Советы депутаты, «Цеолиты Поволжья» Сәүдә йорты" җәмгыятенең генераль директоры:
— Бу хәрби дан бәйрәме барыбыз өчен дә онытылмаслык кыйммәткә ия, һәркемне патриотлыкка һәм намуслылыкка рухландыра. Бу көнне без, илдәге тынычлык белән кемгә бурычлы булуыбызны тагын бар кат аңлар өчен, хәтер һәм йөрәк аша кабат тарихның дәһшәтле һәм хәтердән мәңге җуелмас битләренә кире кайтабыз. Бүген Россиядә данлы хәрби традицияләр актив рәвештә яңара, яшьләрне патриотлык рухында һәм Ватаныбызга карата мәхәббәт тәрбияләү өчен, барлык тарих баскычларында туган җирне яклаучылар һәм азат итүчеләрнең кыюлыклары һәм батырлыклары мисалында зур эшләр башкарыла. Сезгә эшегездә уңышлар һәм җиңүләр, йортыгызга тынычлык һәм иминлек телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев