Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Хөрмәтле хатын-кызлар!

Буранлы, салкын кышлардан соң килгән 8 Март — иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсе.

Илшат Гатиятуллин, икмәк пешерү комбинаты директоры:

Хөрмәтле хатын-кызлар! Буранлы, салкын кышлардан соң килгән 8 Март — иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсе. Бу көн тормышыгызны ямьләсен, яшәү көче өстәсен. Хатын-кызның роле җәмгыятьтә дә, гаиләдә дә гаять әһәмиятле. Ул баласына беренче адым ясарга ярдәм итә, укыта, хәер-фатихасын бирә. Бурычыбыз — һәр көн, һәр сәгать, һәр минут саен аларга җан җылысын бүләк итү, тормыш, бәхет, иминлек өчен чын күңелдән рәхмәт әйтү.
Бәйрәм көнегездә гөлчәчәкләргә тиң матурлык, шатлыклы, аяз таңнар, тынычлык, мәхәббәт, муллык һәм бәхет телим. Һәрвакыт елмаеп яшәгез, бәхет-шатлыклар һәрбер көнегезне язгы кояш кебек якты итсен. Гаиләләрегезгә иминлек, тыныч тормыш телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев