Хөрмәтле хатын-кызларыбыз!
Яшәешебезнең бизәге булган хатын-кызларыбыз бәйрәме якынлашкан күңелле бер мизгелдә һәр ел саен бар җиһан җанлана, табигатьтә яз сулышы бөркелә.
Ренат Шәфиев, шәхси эшмәкәр:
Хөрмәтле хатын-кызларыбыз! Яшәешебезнең бизәге булган хатын-кызларыбыз бәйрәме якынлашкан күңелле бер мизгелдә һәр ел саен бар җиһан җанлана, табигатьтә яз сулышы бөркелә. Әйтерсең лә асыл затларыбыз күңеленнән сирпелгән җылылык ак карларны эретә, сихри дөньяга сафлык, наз, илаһилык, ямь өсти. Хатын-кызлар элек-электән гаиләне бербөтен итүче, ирне дә, балаларны да багучы, киләчәк кешесе тәрбияләүче тыйнаклык, сабырлык һәйкәле, иман көзгесе булган. Язның ягымлы кояшы тәнегезгә сихәтлек, йортыгызга иминлек, сөю-сәгадәт, тормышыгызга бәрәкәт, уңышлар алып килсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев