Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Хөрмәтле запастагы һәм булачак солдатлар, барлык ир-егетләребез!

-

Александр Иванов, «Август — Кайбыч» җәмгыяте генераль директоры:

— Хөрмәтле запастагы һәм булачак солдатлар, барлык ир-егетләребез! Бу истәлекле көндә алдагы чор геройларын, шулай ук хәзерге заман геройларын искә алабыз. Һәр буын өчен бу бәйрәм батырлык, фидакарьлек һәм намуслылык үрнәге булып тора. Бүген Ватанга хезмәт итүнең данлы традицияләрен лаеклы дәвам итүчеләргә, патриотизм, антка тугрылык, хәрби бурыч һәм хәрби туганлыкка тугрылык кебек төшенчәләрне бар нәрсәдән өстен куючыларга зур хөрмәт белән карыйбыз. Хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә исәнлек-саулык, аларның якыннарына сабырлык телим.
Бәйрәм белән котлап, һәр гаиләгә игелек, бәхет, татулык, иминлек, сәламәтлек һәм озын гомер, солдатларга һәм офицерларга уңышлы хезмәт телим. Бу кыю һәм батыр затлар бәйрәме һәрвакыт шатлыклар гына алып килсен! Ватан бер генә, аны яратыйк, саклыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев