Хөрмәтле запастагы һәм булачак солдатлар, барлык ир-егетләребез!
Бәйрәм белән.
Александр Иванов, "Август - Кайбыч" җәмгыяте генераль директоры:
– Хөрмәтле запастагы һәм булачак солдатлар, барлык ир-егетләребез! Бу хәрби дан бәйрәме барыбыз өчен дә онытылмаслык кыйммәткә ия, һәркемне ватанпәрвәрлеккә һәм намуслы булырга рухландыра. Әлеге бәйрәм буыннар бәйләнешен һәм хәрби традицияләрне, үз-үзеңне аямыйча хезмәт итүне гәүдәләндерә. Бу көнне Кораллы Көчләр, Бөек Ватан сугышы һәм локаль сугыш ветераннары, кулларына корал тотып туган җиребезнең бәйсезлеген һәм бөтенлеген, туганнары һәм якыннарының тынычлыгын саклаучылар аерым ихтирамга лаек. Хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә исәнлек-саулык, аларның якыннарына сабырлык телим. Сугышчы-интернационалист булып хезмәт иткән ватандашларыбызга, киләчәктә илебезне сакларга барачак яшьләргә чын күңелемнән ныклы сәламәтлек, бәхет, уңышлар һәм гаиләләрендә муллык телим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев