Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Хуҗа Хәсән кызы «Айбагыр чибәре — 2024» бәйгесе җиңүчесе булды

Хуҗа Хәсән авылында яшәүче ун яшьлек Екатерина Матвеева «Айбагыр чибәре — 2024» титулына ия булды. Бу хакта «Туганайлар» газетасы хәбәр итә.

«Айбагыр» этносменасы 23 июльдән 9 августка кадәр Яшел Үзән районындагы «Мирас-Наследие» лагере базасында узды. Быел анда 80ләп бала ял иткән. Алар өчен керәшен культурасына, тарихына багышланган гаять кызыклы программа әзерләнгән.

Узган атнада лагерьның традицион бәйгесе — «Айбагыр чибәре» узды. Анда катнашучылар визитка һәм иҗади номер әзерләгән. Интеллектуаль биремдә кызлар керәшен сүзләрен аңлатырга тиеш булган. Аларга «Керәшен чибәре — 2024» бәйгесе җиңүчесе Светлана Иванова бәя биргән.

Бәйгедә сигез кыз катнашкан, әмма җиңүче бер генә. Ул — кечкенәдән сәхнәдә үскән, җыр-моңга гашыйк Екатерина Матвеева.

— Оныгым "Айбагыр"да икенче ел рәттән ял итте. Керәшен халкының рухи-мәдәни кыйммәтләрен үсеп килүче яшь буынга өйрәтүдә, гореф-гадәт, йолаларны саклауда бу лагерьның әһәмияте зур, — ди Екатеринаның әбисе, республика керәшен иҗтимагый оешмасының Кайбычтагы җитәкчесе, Хуҗа Хәсән авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев