Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Хуҗа Хәсән мәктәбендә соңгы кыңгырау яңгырады

Хуҗа Хәсән урта мәктәбендә 11 классны – 6, ә 9 классны – 9 укучы тәмамлый.

Укучыларны, укытучыларны, чыгарылышларның әти-әниләрен тәбрикләргә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин, авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева һәм Мәлки ягы керәшеннәре музее җитәкчесе Вячеслав Данилов килгән иде.
Бәйрәм тантанасын мәктәп директоры Надежда Макарова башлап җибәрде. Россия һәм Татарстан Республикасы гимннары астында дәүләт флаглары күтәрелде.
Укучылар, укытучылар һәм ата-аналарны бәйрәм белән котлап, Альберт Рәхмәтуллин, Илмас Хәмидуллин, Светлана Макарова һәм Вячеслав Данилов чыгыш ясады, барысы да укучыларга олы тормышка аяк басканда якты юл, уңышлар теләделәр. Альберт Илгизәрович уку алдынгыларына дипломнар, Мактау кәгазьләре, сертификатлар тапшырды.
9 һәм 11 чыгарылыш класс укучыларын класс җитәкчеләре Вероника Кальчева, Алена Губеева да, иң изге теләкләрен җиткереп, бүләкләрен тапшырды.
Чыгарылыш классларының әти-әниләре балаларына зур бүләк әзерләгән: бәйрәмгә татар эстрадасының танылган җырчысы Филүс Габдрахмановны чакырганнар. Ул егет-кызларга моңлы, дәртле җырларын башкарды. Бәйрәм укучылар чыгышлары белән үрелеп барды.
Әлеге бәйрәм 11 классны тәмамлаучы Яна Казакова өчен аеруча истә калачак, чөнки ул бу көнне туган көнен дә билгеләп үтә. Хәерле һәм якты юллар сезгә, чыгарылышлар!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев