Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Хуҗа Хәсәндә Май чабу бәйрәме гөрләде

Хуҗа Хәсән авыл җирлегендә дә борынгыдан килүче гореф-гадәтләрне саклауга җитди карыйлар.

Бу Май чабу бәйрәмендә дә ачык чагылды. Милли киемнәрдәге мәдәният хезмәткәрләре, үзешчәннәр Май чабу җырларын башкарды, әйлән-бәйлән әйләнделәр. Чараны алып баручылар бәйрәмнең тарихы, аның нинди мәгьнәгә ия булуы турында сөйләде. Шатлыкларын уртаклашырга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да килгән иде. "Май чабу бәйрәме - барыбызның да яраткан бәйрәме. Халык бәйрәмнәре безне тагын да якынайта, берләштерә, дуслыкны ныгыта."- диде ул. Бәйрәм программасы бай иде. Олысы-кечесе бергәләп күңел ачты, төрле ярышларда катнашты, призлар отты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев