Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Хуҗа Хәсәндә Май чабу бәйрәме гөрләде

Хуҗа Хәсән авыл җирлегендә дә борынгыдан килүче гореф-гадәтләрне саклауга җитди караулары Май чабу бәйрәмендә ачык чагылды.

Милли киемнәрдәге мәдәният хезмәткәрләре, үзешчәннәр Май чабу җырларын башкарды, әйлән-бәйлән әйләнде. «Инешкәй» ансамбле биючеләре иң матур биюләрен өздерде! Чараны алып баручы мәдәният йорты мөдире Анна Матвеева бәйрәмнең тарихы, аның нинди мәгьнәгә ия булуы турында сөйләде.

Шатлыкларын уртаклашырга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да килгән иде. «Май чабу бәйрәме — барыбызның да яраткан бәйрәме. Халык бәйрәмнәре безне тагын да якынайта, берләштерә, дуслыкны ныгыта,»- диде ул. 

Альберт Рәхмәтуллин әле шушы араларда гына юбилее билгеләп үткән балалар бакчасы мөдире Ирина Перепелкинага Рәхмәт хатын тапшырды, чәчәк бәйләмен бүләк итте. Май чабу бәйрәменә үзләренең шәхси хуҗалыгындагы атны бизәп килгән мәктәп укучысы Глеб Кузнецоны да бүләкләде.

Бәйрәм программасы бай иде. Олысы-кечесе бергәләп күңел ачты, төрле ярышларда катнашты, призлар отты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев