Хуҗа Хәсәннең үткәне – горурланырлык, бүгенгесе – сокланырлык
Туган җирем – Хуҗа Хәсән авылы. Ул Кайбычның гүзәл бер җирендә, район үзәгеннән – 30, Казаннан 130 чакрым ераклыкта, Инеш елгасының сул ягында, куе урман почмагында урнашкан. Елганың икенче ягын Чувашия Республикасы җирлеге били.
Авылга нигез салучы Болгар җиренең Олы Би ыруыннан Хәсән исемле кеше була. Ул табигатьнең иң матур урынын сайлый. Хуҗа Хәсәннең үсешенә, кеше санын арттыруга күп көч куя. Хәсән күренекле шәхес, ярдәмчел, хезмәт сөючән, авылдашлары өчен кайгыртучан кеше булган. Аны барысы да хөрмәт иткән. Шуннан күчеп калгандыр, мөгаен, бездә эшкә батыр, җыр-монга гашыйк, гасырлар буе халкыбызда сакланып килгән гореф-гадәтләрен дәвам итүче, бер-берсенә ярдәмчел халык яши.
Авылга Хуҗа Хәсән исеме бирелеп, әлеге исем мәңгеләштерелә. Соңрак аны Хуҗасән, Хозесан, Куясан дип тә йөрткәннәр. Халкыбызның төп шөгыле — авыл хуҗалыгы тармагы.
Колхозыбыз Киров исемен йөртте. Безнең хуҗалык игенчелек, терлекчелек, дуңгызчылык белән шөгыльләнде. Шикәр чөгендере икте, яшелчә үстерү звеносы да бар иде. 2004 елда «Гөбенә» агрофирмасы барлыкка килде. Уңганнарыбыз монда да сынатмады, күрсәткечләребез һәрдаим югары булды. «Ак Барс» холдингы составына кергән хуҗалыклар арасында безнең агрофирма күрсәткечләр рейтингында беренче өчлектән төшмәде. Бүген безнең авыл «Август-Кайбыч» җәмгыятенә керә.
Адымнарың ныклы, авылым
Авыл җирлеге Хуҗа Хәсән, Кушкүл, Турминский һәм Александровка авылларын үз эченә ала. Мин Хуҗа Хәсәндә тудым һәм монда яшим. Озак еллар дәвамында хуҗалыкта баш экономист булып эшләдем. Авылымны бик яратам. Аның уртасында халкыбызның данын саклап, сугышта булган, яу кырында ятып калган авылдашлар хөрмәтенә салынган һәйкәл тора. Монда күптөрле очрашулар, чаралар оештырыла. Алар якташыбыз, Советлар Союзы Герое Иван Федоров исемен йөртүче яшь армиячеләр отряды катнашында, яшьләргә патриотик тәрбия бирү максаты белән үткәрелә.
Янәшәдә бүгенге көн таләпләренә туры китереп салынган мәдәният йорты бар. Бу бинада китапханә, почта, авыл җирлеге администрациясе урнашкан. Җирлек башлыгы — шушында туып-үскән, югары белемле, халкыбыз өчен кайгыртучан Светлана Матвеева. Аның абруе зур, авылдашларыбыз хөрмәт итә.
Мәдәният йорты бинасы гөрләп тора, монда нинди генә чаралар үтми. Олылар, яшьләр, балалар белән төрле темаларга очрашулар уздырыла. Җирлекнең ветераннар советы да үзенең эшчәнлеген монда алып бара. Янәшәдә генә өр-яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты урнашкан. Ул заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән.
Авылыбызда мәктәп һәм балалар бакчасы да бар. Аларга капитал ремонт үткәрелгән, барлык уңайлыклар да тудырылган. Шунда ук балалар мәйданчыгы урнашкан. Мәктәптә туган якны өйрәнү музее эшли. Анда халкыбызның милли киемнәре, тормыш-көнкүреш кирәк-яраклары, төрле экспонатлар саклана. Музейны тарихчы, укытучы, авыл егете Азат Раззаков җитәкли.
Хуҗа Хәсәннең табигате бай
Урамнар чиста, юллар, күперләр төзек. Авыл эчендәге юлларга таш салынган. Инеш Гөбенә елгасына коя, ә Гөбенә Турминский авылы яныннан, искиткеч гүзәл табигатьле аланнар аша, нарат урманын үтеп, Зөя елгасына коя. Бу матурлыклар барысы да безнең җирлектә.
Гөбенә елгасы буйлап Кушкүл авылы урнашкан, елганың аръягында — Турминский. Монда күбрәк руслар яши. Бу авылда Социалистистик Хезмәт Герое Антонина Евдокимова һәм Советлар Союзы Герое Иван Федоров туган һәм яшәгән.
Туган җирнең гүзәл табигате, хезмәт сөючән халкы, бай тарихы — безнең горурлыгыбыз. Ел саен шушы матур аланлыкта, Гөбенә елгасы буенда, унбиш авылны берләштергән Сабантуй бәйрәме уздырыла.
Авылыбызны һәрьяклап урманнар урап алган: Ежов урманы, урыс ягы, Кушкүлнең нарат, «Алтын тау» өстендәге урман, ферма, Николай, лесник, алпавыт урманнары. Һәрберсенең үз тарихы, язмышы, атамасы бар.
Ежов бабай урманы белән таныштырып үтим әле. Авылдашыбыз Степан Ежов бердәнбер улын Бөек Ватан сугышына озата. Бу сугыштан 153 авылдашыбыз кире әйләнеп кайтмаган.
Алар арасында аның улы да була.
Гөбенә елгасы буендагы 80 гектар мәйданга, үлән дә үсмәгән комлыкка, Степан бабай тырышлыгы, җитәкчелеге белән яшь нарат үсентеләре утыртыла. Көчле өермә чыгып, яшь үсентеләр комга күмелә. Степан бабай үз куллары белән үсентеләрне казып чыгара, яңадан утырта. Аның җитәкчелегендә күп авылдашлар бу наратларны үстерүгә зур көч куя.
Ниһаять, урман шаулап үсә. 1962 елда шагыйрь Сибгат Хәким безнең якларда була. Ул, бу урманны күреп, «Җанлы һәйкәл» дип исемләнгән шигырь яза. Анда мондый юллар бар:
«Нараттай нык, зифа буйлы ирләр
Азмы-күпме китте Хәсән Хуҗадан.....
Карт наратлар шыгырдаган саен,
Куышлардан карый сугышлар.
Тере һәйкәл, җанлы бу һәйкәлгә
Карый-карый читтән мин бардым.
Улларым истәлегенә, ди ул
Барысын да 80 гектарның.
Кайбыч урманнары почмагында
Хәсән Хуҗа белән Тәберде
Степанны истән чыгармагыз,
Степаннар бизи дәверне.....
Николай урманының да үз тарихы бар. Халкыбыз агачларны, яшеллекне ярата. Урман үстерү изге эш дип санала. Җирлегебезнең таулы өлешендә, комлыкта бушлык була.
Авылдашыбыз Николай Долгов урманчы булып эшли. 1996 елның маенда шушы тау итәгенә нарат үсентеләре утыртырга кушыла. Ләкин урман хуҗалыгында эшчеләр җитешми.
Николай мәктәп коллективына мөрәҗәгать итә. Укучылар, укытучылар, авылдашлар наратларны тиз арада утыртып чыга. Эш лесник Николай Долгов җитәкчелегендә башкарыла.
Кызганычка каршы, шул елның августында Николай фаҗигале төстә һәлак булды. Урман шаулап үсә. Халык аны Николай урманы дип атый.
«Алтын тау» урманы да үзенчәлекле. Ул җиләк-җимеш, гөмбә, балан, чикләвек, миләш, шомыртка бай. Заманында бу урман халыкны ачлыктан коткара, яшәү чыганагы була. Сугыш елларында, торгынлык чорында өй җылыту өчен утын да шуннан кайтарылган.
Алпавыт урманы Турминский авылының Чуваш Торму ягында. Турминскийда алпавыт имениесе була. Ул бу урман буена гаиләсе белән чыккан. Монда ял итү йорты да була. Әлеге бинада күп еллар Турминскийда җидееллык, соңрак башлангыч мәктәп, балалар бакчасы була. 2017 елда мәктәп Олы Подберезьега күчерелде. Бу биналар хәзер тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр исемлегенә кертелгән. Бу исемлектә 1805 елда алпавыт Есипов салдырган «Изге Троицк» чиркәве дә бар. Чиркәү бүгенге көндә дә эшли.
Безнең авыл күлләргә дә бай. Халык кош-корт үстерә, су буена ял итәргә килә, балык тотучылар да шактый. Исемнәре дә кызыклы: Ташулка күле, парк, завод, торф күлләре, кибет яны күле. Барысының да үз сере, тарихы, атамасы бар. 1980 елларда безнең якта торф табыла, казу эшләре алып барыла. Зур күл барлыкка килә. Монда балык күп үрчетелә, печән үсә, халык терлек өчен кышка азык җитештерә. Кибет яны күле 2018 елда дәүләт программасы ярдәмендә чистартылды, зурайтылды. Кизләүләргә килгәндә, искиткеч тәмле суы белән дан тоткан кыр кизләве, салкын чишмә, Назар бабай, Ташулка, Микулайский кизләүләре бар бездә. Өйләргә су кергәнче, бөтен халык Назар абый кизләвенә йөргән. Хәтеремдә, балачакта шул суны эчеп үстем. Көянтә-чиләкләр белән су алырга чират тора идек. Шул мизгелләр гел истә. Әниләр эштән кайтканчы, су бакларын тутырып кую безнең бурыч иде.
Бүген кыр кизләвеннән һәр өйгә суүткәргеч тоташкан. Кыр кизләве янында каенлык урманы бар. Каенлыкта салкын чишмә челтерәп ага. Аның тавышы гүя урман шавына кушыла да, табигатьтә бу урынга гына хас яңа матурлык чагыла. Чишмәнең суы бик салкын, шуңа аны җирле халык «Салкын чишмә» дип атаган.
Авыл уртасындагы чокырлар да җирлегебезгә ямь биреп тора. Алар да үз атамалары белән авылыбызның тарихына кергән: Чидыр әби, ак балчык чокырлары, «җир җоткан урын», Ташулка чокыры. Чидыр әби чокыры янында элек ялгыз әби яшәгән, аның ире сугышта һәлак булган. Балалары туып өлгермәгән, авылда якыннары юк. Ул күрше чуваш авылыннан килен булып төшкән. Авыл халкы аны хөрмәт иткән.
Ак балчык чокырыннан халык хуҗалык өчен кирәкле ак балчык алган. Җир җоткан урын — бик тирән чокыр. Ул авыл читендә, басу уртасында урнашкан. Бу урында күп еллар элек кышкы юл булган. Аннан җәяүлеләр һәм җигүле атлар белән йөргәннәр. Безнең авыл аркылы тарантас җиккән ат белән, яшь кызны сөймәгән егеткә урлап, шул юлдан туй кешеләре узган. Бу урынга җиткәч, кыз бала бик тилмереп, шушы урында җир ярылып, җир җотсын иде безне, дигән. Имештер, шунда җир ярылып, бөтен туй кунагын җир йоткан. Тигез кырда тирән чокыр барлыкка килгән, халык аны җир йоткан урын дип атаган.
Безнең җирлектә таулар да бар. Алтын тау, базар, печмән таулары. Алтын тау урман эчендә урнашкан, тарихы урманныкы кебек. Ә базар тавыннан моннан күп еллар элек сәүдәгәрләр узган. Бу тау биек булган. Сәүдәгәрләр тау итәгендә ял итә торган булганнар. Шулай итеп, базар тавы атамасы барлыкка килгән.
Авылыбыз Чувашия Республикасы белән чикләнгән, чувашлар белән аралашып яшибез. Бу аралашу әби-бабайлардан ук килә. Алар Май чабу, Питрау бәйрәмнәрен,"Уен" җырларын, түгәрәк биюләрне чуваш яшьләре белән бергә оештырганнар. Бу уртак гаиләләр төзелүгә китерә. Без — керәшеннәр, чувашлар, руслар, татарлар бер гаилә сыман дус, тату яшибез, эшлибез, күңел ачабыз.
Ольга Боярина, Хуҗа Хәсән авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев