Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Хужа Хәсән авыл җирлегендә алты тыл ветераны яши

Шуларның берсе – Валентина Лукина (Илариева).

Валентина Филипповна 1932 елның 4 июнендә шушы авылда туып- үскән. Монда башлангыч белем алган. Валя апа, очрашуыбызга шатланып, хәл-әхвәл сорашып, сүзне ерактан башлады. Балалары, бертуган апаларының балалары белән бергәләп шәҗәрә дә ясаганнар. Җиде буынга кадәр бабаларын тапканнар. Үткәннәрне белмәгәннең киләчәге юк, дигән мәкаль дә бар бит әле. Аларның тамырлары «Муса» исеменә бәйле икән. 91 яшендә булса да, әти-әнисе сөйләгәннәрне яхшы хәтерли ул.

Әнисе Перасковья Ивановна — 1886, әтисе Филипп Илариевич 1883 елда Хуҗа Хәсәндә туып-үскәннәр, 1913 елда гаилә корганнар. Тормышларына ямь өстәп, бер-бер артлы 10 бала дөньяга аваз салган. Әле Филипп бабайның әти- әнисе дә исән була, бер өйдә яшиләр. Зур гаиләдә тормыш гөрли. Филипп бабай гражданнар сугышында катнаша (елларын хәтерләми). Ике кызлары сабый чакта ук авырып вафат була. Анисия сугыш елларында Канаш станциясеннән авылга чанага җигелгән атлар белән качаклар ташый. Көннәр салкын, җылы кием җитешми, үзенең толыбын балаларга киертә. Салкын тиеп, тиз арада 20 яшендә чәчәк кебек гомер өзелә. Сугыш башланганда, 1915 елгы олы абыйсы Григорий Ленинград шәһәрендә электрик булып эшли. 1918 елгы икенче абыйсы Василий армия сафларында Витебск өлкәсендә танкчы булып хезмәт итә. Армиягә киткәнче Тәтеш шәһәрендә укытучылыкка укып кайта.

Кайбыч районы Борындык мәктәбендә укытучы булып эшли. Һәр көн авылдан велосипед белән йөреп укыта. Армиядән кайткач, яраткан эшен авыл мәктәбендә дәвам итәргә хыяллана. Абыйсы белән бергәләп кайтырга тиеш булалар, бу турыда якыннарына хәбәр итәләр. Берсе чираттагы ялга, икенчесе — армиядән. Тик хыяллары тормышка ашмый, сугыш башлана. Соңгы хәбәрләре була бу хатлары. Сугыш башлангач, алар яу кырына алына. Григорий — 1941, Василий 1942 елда хәбәрсез югалды дигән хәбәр килеп җитә авылга. Филипп бабай, олы апасы Мария һәм кече уллары Николай Ульянково авылына окоп казырга китә. Бу авыр эшкә Николайны әтисе үзе ала. Янымда булсын диеп. Тик Николай 1943 елда үзе теләп сугышка китә һәм 1944 елда һәлак була. Шулай итеп, бу гаиләдән дә өч егет һәлак була. Тагын шигырь юллары искә төшә.«Әйтегезче, зинһар, үз итеп, сагыш белән кипкән анага: Кайда йөри минем улларым? Ана күңеле тели белергә.» Әнисе улларын соңгы көнгә хәтле көтә. 1979 елда 93 яшендә, әтисе 1961 елда 78 яшендә вафат булалар.

Валя апага да күп хезмәт куярга туры килә. Колхоз эшендә, Молотовта урман кисү эшендә, юл төзелешләрендә эшли алар. Апалары Ольга, Анна белән бергә эшлиләр, кайгыларын да, шатлыкларын да бергә бүлешеп яшиләр.

Бүген ул ун туганы арасында үзе генә исән. Улы Петр, килене Раиса тәрбиясендә яши. Ул колхозда эшләп лаеклы ялга чыккан, күп еллар ревизия комиссиясе әгъзасы булып эшләгән. Аларга ул бик рәхмәтле, күтәреп кенә йөрмиләр ди ул, килененә ымлап. Өстәлдәге «Кайбыч таннары» газеталарына карап, укыйсыңмы, дим. «Һәр номерын укып барам, районда булган яңалыклар белән танышып торам диде, күзләрем начар күрә инде», — дип тә өстәде ул.

Валя апа белән Анатолий абый (вафат) биш бала үстергәннәр. Олы кызлары Татьяна авариядә фаҗигале төстә һәлак булган. Валентина Лукинаның 12 оныгы һәм 16 оныкчыгы бар.

«Бәхетле булсыннар, кайгы-хәсрәт күрмәсеннәр иде», — ди Валя апа. Балалары, оныклары туган нигезгә еш кайтып йөри. Очрашулар гел булып торсын, исәнлектә күрешергә насыйп булсын, дип, Валя апа белән саубуллаштык.

Ольга Боярина, Хуҗа Хәсән авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев