Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Хыяллар чынга ашсын!

Хөрмәтле кайбычлылар!

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Яңа ел бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгате:

Хөрмәтле кайбычлылар! Районыбыз кунаклары! Сезне Кайбыч муниципаль район Советы, башкарма комитет, шәхсән үз исемемнән якынлашып килүче 2024 ел белән кайнар котлыйм. Бу бәйрәм тылсым, могҗиза көтү, якты өметләр һәм киләчәккә ышаныч белән тулы. Без, гадәттәгечә, теләкләр телибез һәм нәтиҗәләр ясыйбыз. Узып баручы ел безне бер-беребезгә тагын да якынайтты, ул районыбызда хезмәт сөюче, теләсә нинди авырлыкларны җиңеп чыгарга сәләтле халык яшәвен күрсәтте. Сәламәтлегебез турында күбрәк кайгырта, рухи кыйммәтләрне һәм якыннарыбыз белән аралашу мөмкинлеген тагын да кадерли башладык. Без барыбыз да күпмилләтле илебез белән бердәм фикерләр һәм эшләр белән яшибез, бай тарихи-мәдәни һәм рухи мирасны, милләтара һәм конфессияара тынычлыкны, татулыкны саклыйбыз һәм үстерәбез. Үтеп баручы елда районыбыз алдына куелган олы бурычлар безне тагын да берләштерде, үзебезгә ышанычыбыз һәм рухыбыз ныгый төште. Барлык казанышларыбыз да — һәр райондашыбызның хезмәт өлеше, туган җиребезнең бүгенгесе һәм киләчәге турында кайгырту.
Кадерле дуслар! Якынлашып килүче ел барлык хыялларны үтәсен! Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим. Бер-берегезне саклагыз! Яңа 2024 ел белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев