Әле шушы көннәрдә генә «Яңа юл»да узган отчет-сайлау җыелышы хуҗалык хезмәтчәннәренә яңалык китерде. 1998 елның апрелендә «Чулпан» хуҗалыгыннан аерылып чыккан «Яңа юл» белән беренче көннән үк җитәкчелек итә башлаган Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Рамил Тимершин лаеклы ялга китте. Хәзер бу хуҗалыкны "СЛ-агро" җәмгыяте үз канаты астына алды. Аның...
Районның бик күп хуҗалыклары эшчәнлеген инде күптәннән инвестор ярдәме белән башкарганда, «Яңа юл»да үз көчләре белән чәчтеләр, урдылар, терлекчелек продукциясе җитештерделәр. Финанс яктан төрле чаклары булгандыр, әмма алар кыр эшләрен дә вакытында башкарып чыктылар, ит-сөт җитештерүдә дә сынатмадылар. Отчет җыелышына килгән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да чыгышында шуңа басым ясады.
- Бу хуҗалыкта тырыш кешеләр эшли. Шуңа да яңа җитәкчелеккә, Шүширмә уңганнарының данын төшермичә, булган традицияләрне саклап, тагын да зуррак уңышларга ирешеп эшләүләрен, яңалыкка омтылуларын телим. Рамил Тимершин кебек бер урында егерме елга якын җитәкче булып эшләгән кешеләр сирәктер ул. Без аның эштән китү турындагы үтенечен канәгатьләндердек, - диде ул, Мактау кәгазе һәм истәлекле бүләк тапшырып. - Хәзерге вакытта хуҗалыкта еллар дәвамында хезмәт иткән техниканы яңасына алыштырырга, хуҗалыкка яңа көчләр кертергә кирәк. Бу эшне инвесторлардан башка җиңеп чыгып булмый. Райондагы "СЛ-агро" җәмгыяте сезнең хуҗалыкны үз канаты астына алырга булды. Киләчәктә дә игенчелек һәм терлекчелек тармагы уңышлы эшләсен иде дигән теләктә калам.
Яңа билгеләнгән җитәкче Рәмис Хәйретдинов үз чыгышында болай диде:
- Миңа әлеге вазифаны ышанып тапшыруыгыз өчен рәхмәт, киләчәктә киңәшләшеп эшләрбез дип уйлыйм. Әлбәттә, моңа кадәр нинди традицияләр булган, аларның барысын да саклап калырга тырышырбыз. Эшне тулы көченә алып бару өчен кайбер белгечләр кирәк булачак.
Рамил Тимершин узган елдагы эшчәнлекләре турында да сөйләде, хезмәт алдынгыларын бүләкләде. Бөртекле культуралардан 31760 центнер уңыш җыеп алганнар. Комбайнчылары Руслан Тимершин һәм Фәнис Бикбов гел алдынгылар сафында атлый. Ашлыкны кырдан амбарга, икмәк кабул итү пунктына ташуда өлгерлек күрсәткән Фәһим Халиков белән Ришат Ибраһимов та мактап телгә алынды. Игенне амбарларга урнаштыруда эшләгән хатын-кызларга, мәктәп укучыларына, операторларга, эшчеләрне тәмле ашлары белән сыйлаган пешекчеләр адресына да рәхмәт сүзләре яңгырады. Терлекчелек уңганнарына аерым рәхмәтләрен җиткерде.
Җыелыш барышында Альберт Рәхмәтуллин авыл халкын кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Ул шулай ук авылны төзекләндерүгә үзеннән зур өлеш керткән Равис Шакировка Рәхмәт хаты да тапшырды. Ул үзе Балык Бистәсе районыннан, Шүширмә авылы кияве икән. Авылның Ямашев урамына, чишмәгә кадәр юл төзү өчен таш кайтартуда ярдәм иткән, төзелеш эшләрен хуҗалык үз көче белән башкарган.
Мингазиз Сөнгатуллин,
автор фотосы
Нет комментариев