Ябалакта сугыш каһарманнарының якты истәлегенә яңа һәйкәл төзергә җыеналар
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында Ябалакта сугыш каһарманнарының якты истәлегенә яңа һәйкәл төзергә җыеналар.
Авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина әйтеп узганча, утыз еллап элек төзелгән һәйкәл инде җимерек хәлгә килгән. Шуңа да район җитәкчелеге һәм спонсор ярдәме белән яңасын төзү эшенә керешкәннәр. Әле шушы көннәрдә генә аның тирәсендәге карт агачларны кисеп, тирә-юнен тәртипкә китерделәр. Төзелешкә җитәрлек күләмдә кирпеч һәм тротуарга җәю өчен плитәләр кайтардылар. Яңа һәйкәл төзелеп беткәч, анда илебез азатлыгы өчен башларын салган авылдашларының яңадан язылган исемлеге куелачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев