Хәбәрләр
Янгын чыгу турында хәбәр бирүче җайланмалар иминлекне тәэмин итә, ди янгын сүндерүчеләр
Күп балалы гаиләләр, өлкән яшьтәге ялгыз һәм физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләр яшәүче йортларга янгын чыгу турында хәбәр бирүче автоном җайланмалар урнаштыру дәвам итә. Ул янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында куела.
Кайбыч янгын сүндерү-коткару гарнизоны, Апас һәм Кайбыч районнары буенча районара янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре июнь аенда шундый 93 җайланма урнаштырган. Аларның бишесе физик мөмкинлекләре чикле булучылар, унбише күпбалалы гаиләләр яшәүче йортларга куелган. Әлеге ведомствоара чарада катнашучылар янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча профилактик әңгәмәләр дә үткәрделәр, бу темага кагылышлы белешмәләр дә тараттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев